Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хайваннарны яклап пикет узды


Уфада үткән пикет
Уфада үткән пикет

Чарада катнашучылар шәһәрдәге йортсыз хайваннарны үтермәскә, стерильләштерергә һәм аларга карата рәхимсез булмаска чакыручы шигарьләр күтәреп чыкты.

Чара 5 октябрь көнне унбердә башланып, бергә тикле дәвам итте. Ул башкала үзәгендәге каршылык чаралары уздыра торган Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте. Дөрес, мәйданда ярминкә кайнап тора иде, ләкин хайваннарны яклаучыларга да бер читтә урын табылды. Аларның тәртибен бер полиция хезмәткәре күзәтеп торды.

Кулларда: “Без стерильләштерү, ә үтермәү яклы!”, “Йортсыз җанварларны үтерүне туктатыгыз!”, “Йортсыз хайваннарны үрчетмәгез!”, “Хайваннарга кансыз мөнәсәбәтле җәмгыять кешелекле була алмый. Ул һәрвакыт хәерче һәм криминаль” кебек шигарьләрне күрергә була иде. Пикетта ике дистәгә якын кеше катнашты.

Пикетта торучылар арасында дүрт аяклы дусларын да алып чыгучылар бар иде. Этләр үзләренең нинди чарада катнашканлыкларын аңламаса да, ярминкәдә сатылган итләрдән килгән исләргә битараф түгеллекләрен күрсәттеләр, һаваны иснәп, өреп ярминкә барган якка барырга тарткалаштылар.

Чара 4 октябрьдә узган Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан узды. Бу көн дөньяда “кече туганнарны” яклаучы изге Франциск Ассизкий үлгән 1226 елдан алып билгеләнә. Русиядә ул 2000 елдан билгеләнә башлады. Башкортстанда исә әлеге көнгә соңгы елларда гына игътибар итә башладылар.
XS
SM
MD
LG