Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альфред Нобель


Альфред Нобель (1833–1896)
Альфред Нобель (1833–1896)
Альфред Бернһард Нобель (швед. Alfred Bernhard Nobel; 1833 елның 21 октябре, Стокгольм, Швеция – 1896 елның 10 декабре, Сан-Ремо шәһәре, Италия) – швед химигы, инженер, динамитны уйлап табучы.

Ул үзенең бик зур байлыгын Нобель премиясе фондына тапшырып калдыра. Аның исеменә багышлап химик элементка нобелий дигән исем кушалар. Нобельгә багышлап Стокһольмда физика-химия институты ачыла.

Тәрҗемәи хәле

Альфред Нобель 1833 елның 21 октябрендә Стокһольм шәһәрендә Эммануил (1801–1872) һәм Андриетт Нобель гаиләсендә дөньяга килә. Ул гаиләдә өченче бала була. Аңардан тыш тагын Роберт, Людвиг һәм Эмиль дә була.

Альфред Нобель 1896 елның 10 декабрендә йөрәк чиреннән вафат була. Ул Стокгольм шәһәренең Норра зиратында җирләнгән.

Нобель бүләге

1888 елның француз гәҗитендә ялгыш бастырылган Нобельнең үлеме турында хәбәрдән соң (аны 12 апрельдә Каннда вафат булган абыйсы Людвик белән бутыйлар), ул "шартлаткыч патшасы" буларак зур тәнкыйтькә дучар була. Кешелек тарихына бу яманат белән кереп каалмас өчен ул берәр гамәл кылырга карар итә.

1895 елның 21 ноябрендә Париждагы швед-норвег клубында ул үзенең васыятен яза, шуның нигезендә аның мал-мөлкәтенең зур өлеше Нобель премиясенә юнәлгән була.

Нобель бүләгенең башлангыч капиталы 31 миллион крона тәшкил иткән.

Википедия язмасы: Альфред Нобель
XS
SM
MD
LG