Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" Акмәчеттә конференция урынына митинг үткәрде


Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" митингы
Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" митингы

7 октябрьдә Акмәчеттәге Украин театрында уздырырга планлаштырылган "Элекке совет илләрендә ислам чакыруы һәм "Хизб ут-Тәхрир": чынбарлык һәм киләчәк" исемле Халыкара форумга килгән катнашучыларны һәм оештыручыларны сәбәбен аңлатмыйча театрга кертмәделәр.

Театр һәм форум оештыручылары арасында алдан имзаланган аңлашмага карамастан театр директоры В.Загурский шундый карар алган. Ул аңлашманың ниндидер маддәсен дә телгә алып: “Без бу хакта форум оештыручыларны хәбәрдар иттек, алар бу хакта белә иде”, диде.

Театрга кертелмәгән форум катнашучылары исә шул ук сәгатьтә театр каршында Акмәчетнең Ленин исемендәге үзәк мәйданында митинг уздыра башлады. Полиция бу митингка ризалык бирелмәгәнен белдерде. 600гә якын митингта катнашучыларга форумда укылачак докладлар укып ишеттерелде. “Хизб ут-Тәхрир”нең мәгълүмат бүлеге вәкиле Фазыл Амзаев Халыкара форумны үткәрергә комачаулаганнарын белдерде.

“Мин җәмәгатькә мөраҗәгәть итәм. Сез күреп торасыз, театр нәрсә булганын күрсәтте. Бүген театр булган аңлашманы бер дәлил китермичә, нигезсез, бер яклы көчтән чыгарды. Моңа карамастан без бу бинаны җимерергә тотынмадык. Без тыныч протест үткәрәбез, безгә җыеннарны, семинарларны ел буе үткәрергә комачаулаган, бу провокация артында торган көчләргә протест ясыйбыз. Бу провокация артында җәмәгать оешмалары түгел, аның заказ бирүчесе - "Хизб ут-Тәхрир"нең ачык булганын яратмаган илләр, ләкин без алга таба да ачык булачакбыз, үз эшебезне дәвам итәчәкбез”, диде Фазыл Амзаев. Кыскартылган докладларны тыңлап митингта катнашучылар таралды.

Хизб ут-Тәхрир Акмәчеттә митинг үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Акмәчеттәге Халыкара форумны "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасенең Украинадагы информация бүлеге фирканең үзәк офисы (Бәйрут шәһәре, Лүбнән) ярдәме белән 7-8 октябрь көннәре үткәрергә тиеш иде. Акмәчеткә аннан вәкилләр дә килгән иде.

Форумның төп максаты - "Хизб ут-Тәхрир"нең дөньяда эшчәнлеген яктырту, фирканең максаты һәм вазифаларын тәкъдим итү. Шуны әйтергә кирәк, "Хизб-ут-Тәхрир"нең төп максаты - мөселман илләрендә Хәлифәтне торгызу.

Форум көннәрендә “Элекке постсовет илләрендә карашлары өчен мөселманнарга каршы репрессияләр” исемле түгәрәк өстәл планлаштырылган иде. Монда БДБ илләрендә мөселманнарны күләмле рәвештә дискриминациясе хакында фикер алмашу каралган иде.

Акмәчеттә үткәрелергә планлаштырылган форумга Лүбнәннән, башка гарәп илләреннән вәкилләр килгән иде. Аның эшендә дин әһеллере, экспертлар, дәүләт органнарының, "Хизб ут-Тәхрир"нең төрле илләрдәге оешмаларының, җәмәгать мөселман оешмаларының вәкилләре катнашуы күздә тотыла иде.

Митингтан соң Фазыл Амзаев чит ил вәкилләре белән бергә Акмәчеттә матбугат очрашуын үткерде. Матбугат очрашуында катнашкан "Хизб ут-Тәхрир" ислам сөяси фиркасенең Лүбнәндәге үзәк информацион офисы башлыгы Осман Баххаш Кырымда Хәлифәт мөмкин түгел дип кистереп әйтте. Ул "Хизб ут-Тәхрир" тик мөселман илләрендә дәүләт төзелешен үзгәртү өстендә эш алып бара, Кырымда алга таба да бу мөмкин түгел, диде.

"Хизб ут-Тәхрир"нең Британиядәге информацион офисы башлыгы Мостафа Таджи, "Хизб ут-Тәхрир"нең Украина кебек мөселман илләре булмаган илләрдә эшчәнлеге өч юнәләштә алып барыла:

Беренчедән, без мөселманнарны саклап калу, аларны ислам нигезләренә таянып яшәүләре өчен эш алып барабыз, чөнки алар ассимиляция белән очрашалар. Икенчедән, без мөселман булмаганнар белән эшлибез, аларга ислам хакында дөрес мәгълүмат бирәбез. Өченчедән, ислам илләре булмаган илләрдә яшәгән мөселманнар мөселман илләрендә ислам дәүләтләрен торгызу буенча эшкә ярдәм итсеннәр дип эш алып барабыз, диде.

6 октябрьдә Украинаның “Интер” 1нче телеканалында атналык яңалыклар тапшыруында "Хизб ут-Тәхрир"нең Кырымда эшчәнлеге хакында шактый күләмле видеоматериал, төрле негатив комментарлар бирелде, хәтта Кырымда булган кайбер үтерүләр дә ислам белән бәйләнеп күрсәтелде. Сүриядә барган сугышта Кырымнан мөселманнар, христианнар да сугышканы хәбәр ителде.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев исә үз карашын бәян итеп "Хизб ут-Тәхрир"нең Кырымдагы тарафдарларын якламаганын белдерде.

Бу хәбәрләр тупланмасы нәкъ "Хизб ут-Тәхрир"нең 7 октябрьдә үткәрергә планлаштырылган конференция алдыннан күрсәтелгәне очраклы булмаган күрәсең.

"Хизб ут-Тәхрир" Украинада рәсми рәвештә ясак ителмәгән оешма булса да, аның эшчәнлеге хакимиятләрдә шик тудыра.

Сүриядә рәсми хакимиятләргә каршы сугышкан оппозицияне яклап 2012 елда Акмәчеттә “Хизб ут Тәхрир” оешмасы якынча 2500 кешелек митинг үткәргән иде. “Хизб ут-Тәхрир” Кырымда шактый актив эшчәнлек алып бара. 2013 елның 1 мартында “Хизб ут-Тәхрир” Бакчасарайның Хан сараенда “Бер байрак, бер сугыш, бер өммәт” шигаре белен бер чара үткәргән иде. Бу оешманың идеологиясе милләтне инкярь итә, мөселманнарны берләштергән Хәлифәт төзүне максат итеп куя. “Хизб ут-Тәхрир” Украинада канун ягыннан тыелмаган оешма. Аның Кырымда 6-12 мең тарафдары бар.



5 октябрьдә исә Акмәчеттә тагын бер конференцияне - "Ислам мәдәнияте һәм цивилизациясе" бөтенкырым ислам хатыннары конференциясен полиция тыйды. Профсоюзлар мәдәният йортында үткәрелергә тиеш булган бу конференцияне музыка училищесының залына шул ук көнне күчерделер. Имеш, профсоюзлар мәдәният йортының түбәсе ага икән. Музыка училищесының залына җыелган мөселман хатыннарына кабат залны бушату өчен милиция ике минут биргән. Имеш, залда шартлаткыч куелган дигән хәбәр килгән. Чыгарга мәҗбүр булган хатыннар мондый вазгыять беренче тапкыр булмаганын сөйләп, безне куркытырга тырышалар, училище тирәсендә шактый полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүче, полиция машиналары тора иде, диделәр. Кайбер мәгълүмат чаралары исә бу конференциягә дә "Хизб ут-Тәхрир"нең катнашы бар дип хәбәр иттеләр.
XS
SM
MD
LG