Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ фестивалендә татарлар да катнашты


АКШ фестивалендә татар почмагы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

АКШ фестивалендә татар почмагы

Төньяк Каролина штатының Ралей шәһәрендә узган мәдәниятләр фестивалендә татар читекләре, алка-чулпылары һәм киемнәре зур кызыксыну уятты.

Американың Төньяк Каролина штатында 4-6 октябрь көннәрендә 28нче тапкыр үткәрелгән мәдәниятләр фестивален быел 30 мең кеше килеп караган. Өч көн буена дәвам иткән милли сәнгать һәм мәдәният бәйрәмендә татар почмагы да бик популяр булган.

"Татар читеген кызыксынып карап торган кызга аның ничек тегелгәнен, чигелгәнен дә күрсәткәч аның болай да зур күзләренең тагын да зурайганын һич онытасым юк", дип сөйләде Азатлыкка татар почмагын әзерләгән Чулпан Хисмәтова.

Чулпан Хисмәтова кызы Иделия белән
Чулпан Хисмәтова кызы Иделия белән
​Чулпан инде дистә еллап АКШта ире һәм ике баласы белән яши, Төньяк Каролинадагы Дьюк университетында эшли. Чулпан татарларның борыңгыдан килгән каюлы күн сәнгатен саклау һәм халыкка тарату өчен интернетта сәхифә булдырган. Үзе ул бу сәхифәне татар сәнгате белән кызыксынган иҗади кешеләрнең аралашу һәм фикер алышу урыны итеп үстерергә хыяллана.

"Кайчан да булса Америкада да халык "татарлар" дигән сүзне ишеткәч татар соусын, монгол сугышчыларын һәм гомүмән куркыныч хәлләрне генә искә төшермичә, безне креатив, спорт һәм иҗат сөюче тыныч халык итеп белер, без кигән киемне кияргә теләр, безнең сәнгатьне югары бәяли алыр, дип өмет итәм", ди Чулпан.

Ралей фестивалендә татар почмагына килгән халыкка милләтебез турында сөйләргә, анда куелган әйберләрне күрсәтергә, кунаклар белән төрле уеннар оештырырга, кәгазь читекләргә "чигәргә" һәм түбәтәйләр ясарга өйрәтергә Чулпанга аның кызы Иделия, шулай ук АКШ татарларыннан аналы-кызлы Алсу һәм Айсылу Фәизхан, Лили Һерберт, башка милләт вәкилләре ярдәм иткән.

Лили Һерберт турында аерым язу кирәк.

Татар почмагында эш кайный. Лили Һерберт уңда
Татар почмагында эш кайный. Лили Һерберт уңда
"19 яшьлек бу американ кызының татарчаны өйрәнү теләге искиткеч зур. Ралей күргәзмәсендә безнең катнашуыбыз да, аның тырышлыгы һәм энергиясе аркасында булды", диде Чулпан.

Мәктәптә рус телен өйрәнгән Лили өч ел элек русчасын камилләштерер өчен Казанга барган. Нәтиҗәдә Казанда бик күп кешенең русчадан нык аерылып торган башка телдә сөйләшкәнен ишеткән. Шунда инде ул татар теле, кешеләре һәм безнең мәдәнияткә гашыйк булган. Бүгенге көндә Лили Төньяк Каролина университетында укый. Чулпанны ул үзе табып татар теле белемен тикшерүен сораган. Шуннан соң ул яңадан, бу юлы инде татарчасын камилләштерер өчен Казанга барып кайткан.

Чулпан Хисмәтова эшенә килгәндә, аның сәхифәсе аша татарның каюлы күн сәнгате белән кызыксынучылар читек, чүәк, букча сатып ала ала. Моннан тыш ул теләгән кешегә Казанга сәфәр һәм анда каюлы күн осталары белән очрашу, остаханәләр дә оештырып бирә ала.
XS
SM
MD
LG