Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә "Күк бүре" урам җыены уздырды


“Күк бүре” оешмасының урам җыены. Уфа, 11 октябрь
“Күк бүре” оешмасының урам җыены. Уфа, 11 октябрь

11октябрь – Башкортстан республикасы көнендә башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы урам җыены һәм тантаналы йөреш уздырды. Чарада йөзгә якын кеше катнашты.

Бүген Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 23 ел тулды. Шул көн уңаеннан башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы урам җыены уздырды. Ул спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кулларда: “Русияне ныгыту - федерализм һәм демократияне үстерү”, “Күк бүре - азатлык өчен!”, “Туган телсез халык юк!”, “Үз җиремә үзем хуҗа!”, “Телебезне һәм мәдәниятебезне саклыйк!”, “Республика Конституциясе буенча үзәк белән килешү мөнәсәбәтләре урнашырга тиеш!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Ринат Баимов
Ринат Баимов
Урам җыенында йөзгә якын кеше чыгыш ясады. Башкорт яшьләре иттифагын оештыручыларның берсе - Роберт Баимов:

“Йөз ел элек безнең ата-бабаларыбыз урманнарда, кырларда, далаларда яшәгән. Бүген - башка шартлар. Без шәһәрләшеп барабыз. Салават Юлаев, Зәки Вәлидиләр инкыйлабларга карамый, без бүген башкача юлны сайларга тиеш. Ул юл - белем юлы. Без химиклар, физиклар, математиклар, нефтьчеләр булырга тиеш. Бары тик заман белән бергә атлап кына сакланып калырга була”, дип сөйләде.

Радик Рәхмәтуллин
Радик Рәхмәтуллин
Хокук яклаучы Радик Рәхмәтуллин шуларны сөйләде:

“Соңгы 22 елда хакимият урлашу белән генә шөгыльләнде. Без дотациядә утырган төбәкләр дәрәҗәсенә килеп төштек. Гадел булмаган сайлаулар белән хакимият казна акчасын үзләштерә, туганнарына тарата. Без сайлауларда катнашып, көрәшеп кенә җиңүгә ирешә алабыз”.

“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин шигырь сөйләде. Анда сүз үзенең “урыс малай” булуы, шуңа карамастан, курай яратуы - “Курай” исемле аракы эчүе, икенче көнне баш авырткач башкорт кымызы белән баш төзәтүе, башкорт җирендә үскән икмәк ашавы турында барды. Шигырь ахырында ул барлык милләтләр бергә кулга-кул тотынышып кына хакимият башбаштаклыгын туктата, хакимиятне кулына алала”, диде.

Иң төп чыгышларның берсен “Күк бүре” оешмасы лидеры Рәмзил Байназаров ясады.

“Элек безнең Русиядә үзаллылык бар иде. Тора-бара ул бетүгә якынлашты, инде килеп президент вазыйфасын да бетерү алдында торабыз. Без тыныч кына йоклап ятсак, республикабызны да югалтачакбыз. Авыз тутырып үз халкым, үз җирем, үз телем өчен көрәштем дип әйтә алырлык булырга, балаларыбызга шуларны мирас итеп калдырырга тиешбез. Әйдәгез, бергә-бергә үзебезнең ризасызлыгыбызны хакимияткә канунлы юллар белән җиткерик,” диде Рәмзил Байназаров.

Республика көнендә "Күк бүре" урам җыены уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

Чара ахырында резолюция кабул ителде.

Урам җыены тантаналы йөреш белән тәмамланды. Ул чара узган урыннан Зорге урамындагы җәяүлеләр юлы белән берничә квартал күмәкләп узудан гыйбарәт булды.
XS
SM
MD
LG