Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Бирюлево бистәсендә якшәмбедә тәртипсезлекләр дәвам итте


Бирюлево бистәсендә тәртипсезлекләр
Бирюлево бистәсендә тәртипсезлекләр
Якшәмбе кичендә Мәскәүнең Бирюлево бистәсендә тәртипсезлекләр дәвам итте. Төбәккә Мәскәү полициясенең өстәмә көчләре китерелде. Интерфакс мәгълүматына караганда, 300ләп кеше тоткарланган.

Тәртипсезлекләр бу бистәдә яшәүче бер егет үтерелгәннән соң башланып китте. Протест белдерүчеләр милләтчел шигарләр кычкырып кибет-базарларны җимерә башлады. Алар бу егетне чыгышы белән Кавказдан булган кеше үтергән дип саный.

Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, 25 яшьлек Егор Щербаков җомгага каршы төндә йөргән кызы белән кайтып барганда аларга билгесез кеше килеп бәйләнгән. Кабынып киткән низаг нәтиҗәсендә билгесез кеше егеткә пычак белән чәнчегән һәм качып киткән. Егет җәрәхәтләрдән һәлак булган.
XS
SM
MD
LG