Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра


16 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния нәзарәте яшьләр бүлеге ярдәмендә Корбан ашы уздыра.

Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, мәҗлес вакытында республиканың абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазь укудан кала мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм Исламга кагылышлы бәйгеләр каралган. Чарада Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

“Корбан ашы татар, Татарстан яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур дини гадәтләрен һәм ислам дине кыйммәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырыла”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин.
XS
SM
MD
LG