Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Ровное авылындагы мәчеттә ут чыккан


Корбан бәйрәме көнне Кырымның Курман төбәге (Красногвардейски районы) Ровное авылындагы мәчеттә җирле вакыт белән иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә имам бүлмәсендә ут чыккан. Бу хакта Кырым мөселманнары диния идарәсе хәбәр итә.

Җирле мөселманнар утны вакытында күреп алган һәм аны сүндергән, янгын сәбәпләре тикшерелә, дип белдерә Курман төбәгенең баш имамы Арсен Ягълыев

Кичә Кырымның Саки шәһәрендәге мәчеттә янгын булды. Янгынга каршы хезмәт белгечләре бу хәлне төртү булырга мөмкин дип бәяли.
XS
SM
MD
LG