Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны БМО Иминлек Шурасындагы урыныннан баш тартты


Согуд Гарәбстан тышкы эшләр министрлыгы БМО Иминлек Шурасының сугышлар һәм хәрби низагларны чишүгә ирешә алмавы сәбәп итеп бу идарәдәге даими булмаган урыныннан баш тартуын белдерде.

Согуд Гарәбстаны шураны "эшләү механизмлары уйланылмаган ике йөзле идарә", дип гаепләде һәм реформалар үткәрелгән очракта гына кире үз урынына кайтачагын белдерде. Нинди реформалар турында сүз баруы хәбәр ителми.

Пәнҗешәмбе көнне Согуд Гарәбстанына, шулай ук Чад, Чили, Литва һәм Нигериягә БМО Иминлек Шурасында даими булмаган әгъза булу мөмкинлеге бирелде.

Шура биш даими әгъза (АКШ, Британия, Франция, Русия һәм Кытай) һәм 10 даими булмаган әгъзалардан тора. Даими булмаган бишәр әгъза ел саен ике еллык мөддәткә сайлана.
XS
SM
MD
LG