Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәрхәмәтле Корбан" концерты

17 октябрьдә Казанда эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә "Мәрхәмәтле Корбан" хәйрия концерты узды. Бу чараны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды. Төп тамашачылар - "Ярдәм" мәчетеннән килгән начар күрүче өлкәннәр иде. Оештыручылар әйтүенчә, билет сатудан кергән акча хәйрия максатларына китәчәк. Концертта 30га якын җырчы, юмор, сүз остасы чыгыш ясады. Әлеге хәйрия чарасына "Шәрык" татар яшьләре клубының актив егет-кызлары да зур өлеш керткән.

XS
SM
MD
LG