Accessibility links

Амур өлкәсендә су басудан зыян күргәннәр ярдәм акчаларын алмаган


Амур өлкәсендә су басудан зыян күргән берничә авылда яшәүчеләр бүгенгә кадәр ярдәм акчаларын алмаган. Август аенда ук йөзләгән кеше 100 мең сумнан артык ярдәм сорап гариза язган булган, әмма аларга бүгенгә кадәр тиеш булган 10 мең сумны да түләмәгәннәр.

Амур өлкәсенең Трудовое авылы гадәттән тыш хәл кертелгән авыллар исемлегендә булмаса да бу авылны су баса. Уңышлары тулысынча юкка чыга, күп өйләрнең идән аслары бүген дә су баскан хәлдә.

Дмитриевка авылы кешеләре губернатор исеменә җирле хакимият башлыгын эшеннән алу таләбе куйды. Аларның сүзләренчә, зыян күрү турында язылган гаризалары бүгенгә кадәр каралмаган.
XS
SM
MD
LG