Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Уфада милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышын җыйды


Уфада Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы узды. Анда каралган төп мәсьәлә - Русия төбәкләрендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру темасы булды.

Русия президенты Владимир Путин рәислегендә узган җыенда катнашучычылар төбәкләрдә кануннар чыгаруны камилләштерү, кадрлар белән тәэмин итү, этнологик мониторинг, мигрантларның социаль-мәдәни интерграциясен тикшерде.

Шура утырышында хакимият, федераль органнары, милли мәдәни мөхтариятләр вәкилләре, фән һәм дин белгечләре катнашты. Путин Русия диния нәзарәтләре вәкилләре белән аерым очрашып дәүләт һәм мөселман дини оешмаларының үзара килешеп эш итүенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде, моннан тыш

Путин шулай ук Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең барлыкка килүенең 225 еллыгына багышланган чараларда катнашты.
XS
SM
MD
LG