Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин вице-премьер булды


Дәүләт шурасы депутатлары Татарстанның Русиядәге вәкиленә республика вице-премьеры статусын бирү мәсьәләсендә уңай тавыш бирде. Бүгенге көндә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле булган Равил Әхмәтшин премьер Илдар Халиковның урынбасары итеп тә билгеләнде. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русиянең канун чыгару һәм башкарма хакимиятләре белән нәтиҗәлерәк эшчәнлек алып бару өчен Татарстанның Русиядәге вәкилеленең вәкәләтләрен арттыру кирәк.

Татарстан премьер-министрының сигез урынбасары бар.

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында бүген шулай ук 2014 елга республика бюджеты һәм 2015-2016 елларга Татарстан бюджеты планы тикшерелә.
XS
SM
MD
LG