Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гиссенда татар ашлары кичәсе үтәчәк


Дания Зиннәтуллина Германиядәге татар яшьләре мәҗлесенә әзерләнә
Дания Зиннәтуллина Германиядәге татар яшьләре мәҗлесенә әзерләнә

23 ноябрь көнне КФУ белән тугандаш булган Германиянең Гиссен университеты студентлары татар ашлары кичәсе оештыра.

Чәкчәк, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый кебек татар ризыкларын инде күптән Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә беләләр һәм яратып авыз итәләр. Хәзер инде алман кешеләре дә татар ашлары белән таныша ала. Гиссен университетының студентлар кафесы бу чара өчен очраклы рәвештә генә сайланмаган.

Ильяс Ямбаев
Ильяс Ямбаев
"Гиссен университетында төрле милләтләрнең ризык кичәләре үтә. Латин Америкасы, Африка илләреннән килгән студентлар башка укучыларны үз милләтләре белән милли ашлар аша таныштыра. Март аенда Дания Зиннәтуллина Кёльнда беренче тапкыр Германиядәге татар яшьләрен бергә җыйды.

Очрашуның максаты - оешманы һәм яшьләр бүлеген үстерү. Шунда без ел ахырында тагын бер җыелышып күрешергә сөйләшкән идек. Монысын Гиссенда укучы Алия Вәлиева һәм Әзидә Ямбаева оештыра. Бу чараның ике максаты бар - үзебезнең студентларны берләштерү һәм татар милләте һәм Татарстан белән таныштыру. Аш вакытында кыска презентация формасында татарлар турында сөйлибез", дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы Ильяс Ямбаев.

Ильяс сүзләренчә, бүгенге көндә Германиядә йөзгә якын студент бар. Шулардан 25-30 кеше чараларга килеп тора, даими рәвештә катнаша, калганнары бик актив түгел.
XS
SM
MD
LG