Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борайда "Татар гаиләсе" бәйгесе үтте


Гөлшат һәм Раушан Исламовлар гаиләсе Гран-прига лаек булды
Гөлшат һәм Раушан Исламовлар гаиләсе Гран-прига лаек булды

Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Борай районында "Татар гаиләсе" проектын тормышка ашыру нигезендә беренче зур бәйге булып үтте. Аны оештыруны республика парламенты депутаты Римма Үтәшева җитәкләүче Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте үз өстенә алды.

Үрнәк татар гаиләсе нинди булырга тиеш? Иң беренче чиратта ул татулыгы, иминлеге белән аерылып торырга тиеш. Моннан тыш балалар тәрбияләүдә дә башкаларга өлге күрсәтү шарт. Ә инде сәламәт тормыш алып бару, милли рухны саклау, җыр-моңнарыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәтле булу көндәлек яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш. Менә шундый сыйфатларга ия булган гаиләләр Башкортстанда көч сынаша.

“Татар гаиләсе” бәйгесенең нәкъ менә Борай районында башланып китүе очраклы түгел. Биредә милли рухны, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне ныклы саклаучы талантлы һәм булдыклы кешеләр яши. “Татар гаиләсе” проекты өч этаптан торачак. “Яшь татар гаиләсе” дип аталган беренчесендә Борай районындагы җиде гаилә катнашырга теләк белдергән. Лилия белән Салават Хәйбрахмановлар элекке елларда да берничә тапкыр катнашкан шушыңа охшаш бәйгеләрдә. Быел да алар яңа конкурска кызлары Гүзәл, уллары Юлай белән килгән. Исламовлар гаиләсе дә бу бәйгедә уллары Искәндәр һәм Зиннур белән чыгыш ясый.

Бәйгегә соңгы әзерлекләр бара. Яшь гаиләләр сәхнәгә чыгачак алдан әзерләгән киемнәрен барлый, балалар белән бергә башкарачак җырларны искә төшерә. Сәхнә түренә бәйгедә үз осталыкларын күрсәтәчәк җиде гаилә әгъзалары чакырыла. Алар 5 юнәлештә көч сынаша. Үзләре белән кызыклы итеп таныштырудан тыш, алар җыр-моңга, биюгә маһирлыкларын да күрсәтә.

Аш-су әзерләүгә осталык аерым бәяләнә. Борайның гүзәл затлары пешереп алып килгән нигъмәтләр телеңне йотарлык. Шуңа да алар иң югары бәя ала. “Иң зирәк гаилә” бәйгесендә халкыбызның тарихына, гореф-гадәтләренә бәйле сорауларга дөрес җаваплар табу да шарт. Ә инде гаиләнең кечкенә әгъзалары – малайлар белән кызлар шулай ук үз сәләтләрен күрсәтә.

Яшь гаиләләр бәйгегә җентекле әзерләнгән. Сәнгатьтән ерак кешеләр булсалар да, матур җырлыйлар да, оста итеп бииләр дә. Милли киемнәрдә булулары да йолаларыбызга хөрмәтле булуларын дәлилли. Бәйгегә әзерләнүдә Борай мәдәният йорты режиссеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Мансуровның өлеше дә зур. Җыр-моңнар, төрле сынаулар белән үрелеп барган бәйге азагына да якынлаша. Иң тәүдә төрле номинацияләр җиңүчеләре бүләкләнә. Аннан беренче өч урынга чыгучыларны тәбриклиләр. Бүләкләр төрле оешмалардан. Башкортстан парламенты депутаты Илдар Гарифуллин алып килгән бүләкләргә дә рәхмәтле конкурсантлар. Мавыктыргыч бәйгедә иң югары урынны - Гран-прины Исламовлар гаиләсе яулый.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева
Беренче генә тапкыр оештырылса да, жюри вәкилләре әлеге бәйгенең әзерлек дәрәҗәсенә югары бәя бирә. Мондый бәйгеләрнең дәвамлы булуын тели алар. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева әйтүенчә. Бары тик чын татар гаиләсендә генә татар теле, милли гореф-гадәтләр сакланып калачак. “Әгәр гаиләдә татар теленә хөрмәт булмаса, татар телен биш тапкыр дәүләт теле дип игълан итсәң дә, аның файдасы булмаячак”, ди Римма ханым.

Тәүге бәйге тәмам. Хәзер аның ноябрь һәм декабрь айларында үтәчәк икенче һәм өченче өлешләренә әзерлек башлана. “Күпбалалы татар гаиләсе” һәм “Өч буын татар гаиләсе” исемле бәйрәмнәр дә Борайда уздырылачак.
XS
SM
MD
LG