Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур театры Мәскәүгә гастрольгә бара


Галиәскар Камалның “Банкрот” спектаклендә Динар Сәлахов белән Маргарита Сәгыйтова
Галиәскар Камалның “Банкрот” спектаклендә Динар Сәлахов белән Маргарита Сәгыйтова

Оренбур татар дәүләт драма театры тарихында беренче тапкыр Мәскәүгә гастрольгә бара. Тамашалар 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә Зуев исемендәге мәдәният йортында куелачак.

Мәскәүгә Оренбур татар дәүләт драма театры үзенең иң яхшы ике спектаклен алып бара: “Банкрот” белән “Нәзер” спектакльләрен Казан, Әстерхан тамашачылары яратып өлгерде. Мәскәү гастрольләре алдыннан соңгы репетицияләр бара. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев үтәчәк гастрольләр хакында түбәндәгеләрне сөйләде:

Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева
Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева
“Ачыла торган көнендә без тамашачыга Галиәсгар Камалның “Банкрот” сатирик драмасын тәкъдим итәбез. Ул Оренбурда бик яратып карала. Әлеге спектакль белән без фестивальләрдә дә катнаштык һәм бу елны “Банкрот” спектакле “Оренбургская лира” дигән премиягә лаек булды. Бу спектакльдә театрның бөтен труппасы катнаша”.

“Дәрәҗәле” сәүдәгәр Сираҗетдин ролен яшь артист Динар Сәлахов башкара.

“Мин Сираҗетдин байны уйныйм, режиссер Рөстәм Абдуллаев белән эшләве бик кызык булды. Рөстәм абый узган гасыр белән бу гасырны чагыштырып кара һәм үзеңә берәр прототип тап дип киңәш бирде. Мин аны прообраз дип атадым һәм әкрен генә эшли башлагач килеп чыкты”, ди Динар.

Мәскәүгә алып бара торган икенче спектакль – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Нәзер” спектакле. “Без инде Туфан абый Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен ике ел буена Татарстан районнарында, Казанның үзендә өч тапкыр уйнадык, хәзер менә шушы спектакльне Мәскәү тамашачысына күрсәтәсе килә. Бу спектакльне яратабыз, бөтен җирдә бик җылы кабул итәләр, үзебез дә рәхәтләнеп уйныйбыз, ди артист Рәмилә Мостафина.

“Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә уйныйбыз. Тамашачылар безнең театрның спектакльләрен карарга теләп килер һәм без дуслашырбыз, киләчәктә очрашу юллары турында да уйланырбыз”, диде Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

Туфан Миңнуллинның "Нәзер" спектаклендә Рәмилә белән Алмаз Мостафиннар
Туфан Миңнуллинның "Нәзер" спектаклендә Рәмилә белән Алмаз Мостафиннар
XS
SM
MD
LG