Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халкыбыз артык толерант


Илдус Хуҗин
Илдус Хуҗин
Кызганычка каршы, "Милләтне саклау" исемле язмага фикер язучылар тагын да вак мәсьәләләргә чыгып китәләр, ә төп проблема игътибарсыз кала бирә.

Болай, "Казан мөхбире" басмасы 1906 елда дөрес язган – көчле көчлене генә санлый. Кызганычка каршы, милләтебез үз вакытында көчле булып та, куәтен югалткан, моның сәбәбен әлегә кадәр ачыклап бетерә алмыйбыз. Ләкин шунсы хак, хәтта мондый мохиттә дә безнең халкыбыз татар килеш яшәп килә. Ләкин элитабыз милләтебезнең юкка чыгу куркынычын күзаллый һәм нидер майтарырга тели кебек.

Чыннан да, милләтебезнең язмышы ике башлы таяк кебек. Бер яктан, соңгы егерме еллар эчендә күп кенә мәгъкуль дип әйтерлек эшләр эшләнеп килә. Мәктәпләрдә татар теле укыту кертелү, телетапшырулар булдыру, музыкант һәм җырчыларыбызның күбәюе һәм башка нәрсәләр – боларны мактамый булмый. Ләкин, таякның икенче башы – милләтебезнең күзгә күренеп урыслаша баруы. Безнең кебек гади татарның күзлегеннән чыгып караганда, моның сәбәпләре шулар кебек:

– XX гасыр башындагы кадимчеләр әйтүенчә, татарларның урысча укып, урыслар белән якыннан аралаша башлавы. Хәзер инде бу сөреш глобаль масштаблар алды. Татар урыс белән бергә бөтен Русиягә таралды. Мондый шартларда Русиядәге 6-5 миллион татарның татар булып калуы икеле.

– Татарның мәркәзе булган Казанның бу юнәлештә пассив булуы. ТНВ "Планета"да нәрсә күрәбез дә Чечняның башлыгы ни эшли? Дәүләт чиновниклары һәм башкалар алдында үз телендә генә сөйли, урыс сүзләрен үз телен начар белгән вакытта гына кыстыра. Татар лидерларының нишләгәнен дә күрәбез. Президент яки дәүләт шурасы рәисе, яки авыл хуҗалыгы министры берәр җөмләдән артык татарча сөйләмиләр, ә инде беренче министр яки Казан башлыгы үз халкын бөтенләй дә кешегә санамыйлар ахры.

Әлбәттә, сәбәпләр күп. Нишләргә, дигән сорау да куела. Үзегездән башлагыз, башлык әфәнделәр, бөтен халыкка үрнәк күрсәтегез. Сез шулай итсәгез, барлык чиновникларыгыз да артыгыздан куар иде. Вузларда да телебез югарырак баскычка күтәрелер иде. Мәктәптә татар теле нигә кирәк, дигән тавышлар да кимер иде. Уйласаң, телебезнең юкка чыгуы сездән башлана бит.

Татарстангдагы милләттәшләребез, тырышлык күрсәткәндә, әлегә сакланып кала алыр кебек. Ә менә халкыбызның дүрттән өчен тәшкил иткән милләттәшләребез куркыныч алдында.

Уйласаң, безне татар телетапшырулары күпмедер коткара алырлар иде кебек. Ләкин, беренчедән, алар берничә канал булырга тиеш. Икенчедән, саф татар телендә. Алар татарча кинофильмнар күрсәтергә тиеш, ләкин чит ил сериаллары артык күп булмасын. Безгә үзебезнең кино кирәк. Һәм үзебезнең тарихи кино, тарихи каһарманнарыбызны күрсәтергә кирәк, ә моның өчен дәүләт җитәрлек акча бүләргә тиеш. Ул фильмнар дөрес тарихыбызга нигезләнергә тиеш (моның өчен дөрес тарихыбызны язарга кирәк). Ул фильмнар бөтен дөнья алдында тавыш күтәрсен, аларны барысы да карасын. Шул чакта гына аларны халкыбыз да карар. Һәм халкы өчен горурлыгы калкып чыгар. Шул вакытта, ерак Себерләрдә урыс арасында яшәсә дә татарлыгын җуймас.

Әлбәттә, боларны эшләү өчен кыюлык кирәк. Халкыбыз куркак җанлы дип әйтесе килми, ул артык толерант. Кызганычка каршы, шушы итагатьле халкыбызны кузгатып җибәрүче лидерлар юксыман.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG