Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам институты 15 еллыгын билгели

Русия ислам институтының юбилеена багышланган чара барышы
Русия ислам институтының юбилеена багышланган чара барышы

28-29 октябрьдә Казанда Русия ислам институтының юбилеена багышланган чаралар уза.

Институтның унбиш еллык һәм институтта эшләп килүче Коръән хафизларын әзерләү үзәгенең ун еллык юбилеена багышлап бу көннәрдә Казанда "Студентларның VII мөселман халыклары мәдәнияте һәм үзешчән кино фестивале", "Изге Коръән хафизлары тормышынды уртачалык" форумы, "Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VI бөтенрусия олимпиадасы” кебек чаралар уза.

Алар 28 октябрьдә Русия ислам институтының үз бинасында тантаналы рәвештә башланып китте. Мәскәүдәге Ислам цивилизациясе институты җитәкчесе Сәид Камилев тантанада чыгыш ясап, Русия ислам институтының коммунистик режимнан соң мөселман мәгарифен торгызуда алдынгы роль үтәвен билгеләде:

"Русиянең күп санлы халкы алласызлык дәүләтендә яшәгән, дин бөтен җәмгыять өчен кирәксез эш дип игълан ителгән тулы бер тарихи дәвердән безне нибары 22 ел аера. Элекке коммунистик режимның авыр мирасының берсе булып дәүләтнең дингә карата тоталь сугышының көенечле нәтиҗәсе тора. Аеруча да көчле зыянны мөселман мәгариф системы күрде. Элекке Советлар берлегендә ул тулаем җимерелгән иде.

Сәид Камилев
Сәид Камилев
Шуңа күрә бу дәүләт мөселманнары үз имамнарыннан мәхрүм калды. Яңа Русия дәүләте исә бөтен көчен традицион ислам мәгарифен торгызуга юнәлдерде һәм юнәлдерүен дәвам итә. Һәм ислам мәгарифен торгызуда алдынгы рольне Русия ислам университеты уйный”, дип сөйләде Сәид Кәмилев чыгышында.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов бүгенге көндә дин әһелләрен әзерләү генә түгел, ә мөселман интеллигенциясе катламын булдыру кирәклеген ассызыклады:

"Туксанынчы еллар ахырында Русия ислам университетының барлыкка килүе дәүләт белән ислам арасында мөнәсәбәтләр төзелүенең яңа этабы булды. Нәкъ шушы дәвердә диннән, Русия мөселманнары тарафыннан күп гасырлар дәвамында барлыкка китерелгән традицияләр йогынтысыннан аерылгысыз булган рухи һәм иҗтимагый-сәяси тормышны кайтаруга шартлар тудыру кирәклеген төгәл аңлау барлыкка килде. Бүген, дөрестән дә, Русия җәмгыятендә дөрес юнәлеш таба алган, күп динле җәмгыятьнең ихтыяҗларын, үзенчәлекләрен аңлаган мөселман дин әһелләрен әзерләргә кирәк.

Кичәдә киемнәр дә тәкъдим ителде
Кичәдә киемнәр дә тәкъдим ителде
Мөселман уку йортлары, аеруча да югары уку йортлары төп бурычны үтәргә – югары белемле дин әһеллләрен чыгарырга тиеш. Әмма шунысы көн кебек ачык: бүгенге шартларда югары уку йортлары моның белән генә чикләнә алмый. Шуңа күрә алар алдында мөселман зыялыларын һәм дин белгечләрен әзерләү бурычы тора. Җәмгыятьтә ислам турында объектив мәгълүмат йөртеп, исламга каршы карашларның таралуын чикли алырлык, толерант мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итүче зыялылар катламы булырга тиеш”, - диде Энгел Фәттахов.

Тантаналы ачылыштан соң студентларның VII мөселман халыклары мәдәнияте һәм үзешчән кино фестивале кысаларында төрле мөселман халыклары мәдәниятен чагылдыручы киемнәр, әйберләр тәкъдим ителде, үзешчән рәвештә ясалган кинолар күрсәтелде.

Русия ислам университеты 15 еллыгын билгеләде

Күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыгучы, Коръәнне яттан белүче, РИУ тәмамлаган Руслан Фәрхетдинов кунакларга Коръән сүрәләре укый. Аида Сәйдәш фотолары.
1/12 Күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыгучы, Коръәнне яттан белүче, РИУ тәмамлаган Руслан Фәрхетдинов кунакларга Коръән сүрәләре укый. Аида Сәйдәш фотолары.
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Сүрия башкаласы Димәшк мөфтие, Сүриянең «Әл-Фатх» институты ректоры Абделфәттах әл-Бизм
2/12 Сүрия башкаласы Димәшк мөфтие, Сүриянең «Әл-Фатх» институты ректоры Абделфәттах әл-Бизм
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Теология факультеты шәкертләре барлык халыкларның да бер анадан тууын аңлаткан Зирәклек агачы әзерләгән.
3/12 Теология факультеты шәкертләре барлык халыкларның да бер анадан тууын аңлаткан Зирәклек агачы әзерләгән.
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Дөнья мөселман яшьләре ассамблеясе генераль секретаре киңәшчесе Фәйсал Сәад бин Җабр
4/12 Дөнья мөселман яшьләре ассамблеясе генераль секретаре киңәшчесе Фәйсал Сәад бин Җабр
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов
5/12 Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Шәригать факультеты кызлары татар-башкорт көнкүрешен чагылдыра
6/12 Шәригать факультеты кызлары татар-башкорт көнкүрешен чагылдыра
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
РИУда укучы кыз Сөембикә образында
7/12 РИУда укучы кыз Сөембикә образында
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
РИУ ректоры, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин кунакларны сәләмли
8/12 РИУ ректоры, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин кунакларны сәләмли
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Чарада Казан һәм милли сүрәтләр төшерелгән һәдияләр дә тәкъдим ителде
9/12 Чарада Казан һәм милли сүрәтләр төшерелгән һәдияләр дә тәкъдим ителде
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Тантанада катнашучылар
10/12 Тантанада катнашучылар
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Коръән-Хафизлар үзәге шәкертләре гарәп илләренең мәдәниятен чагылдыра
11/12 Коръән-Хафизлар үзәге шәкертләре гарәп илләренең мәдәниятен чагылдыра
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Гарәп теле укытучысы Айгөл Антонова чарага бәрбәр халкының милли киемен киеп килгән
12/12 Гарәп теле укытучысы Айгөл Антонова чарага бәрбәр халкының милли киемен киеп килгән
28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG