Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары "Фикер" клубын оештырды


"Фикер" клубын оештыру җыелышы
"Фикер" клубын оештыру җыелышы

Уфадагы татар җәмәгатьчелеге үз эшчәнлеген җанландыру, күбрәк кеше җәлеп итү максатыннан "Фикер" исемле бәхәс клубы оештырды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең 29 октябрьдә узган гомум җыелышында татар чараларын ешрак һәм кызыклырак үткәрү юллары тикшерелде.

Башкортстан татарлары милли мәдәни-мөхтәрияте шурасы әгъзасы Шамил Нәҗметдинов сүзләренчә, халыкны сәяси темаларга сөйләшү өчен җыеп булмый.

Шамил Нәҗметдинов
Шамил Нәҗметдинов
"Без Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең башка оешмалар вәкилләре белән уртак утырышларын даими уздырып торабыз. Аларда, белүегезчә, республика татарларының көнүзәк гомуми проблемалары, шулай ук илдәге һәм дөньядагы кайбер мөһим вакыйгалар тикшерелә. Аерым мәсъәләләрдә позицияләребезне белдереп документлар да кабул итәбез. Чараларга гел генә бер үк диярлек кешеләр йөри һәм аларның уртача яшьләре дә югары. Чараларга татар җәмәгатьчелеген җәлеп итү һәм яшьләрне тарту өчен ниндидер яңа өлгеләр уйлап чыгарырга кирәк. Мин аерым мәсъәләләр буенча бәхәсләр оештыру кирәк дип исәплим" диде Шамил әфәнде.

Бу тәкъдим белән Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов та килеште.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов
"Уфада 400 меңнән артык татар яши. Чараларга даими бер үк кешеләр йөри. Алар якынча ике йөзгә якын кеше. Мин мондый бәхәс клубын оештыру күптән өлгергән мәсъәлә дип исәплим. Белүегезчә, бездә халыкны сәяси, милли мәсъәләләр белән кызыксындырып җыеп булмый. Халыкның милли үзаңы түбән. Концерт, мәдәни чараларга җыю җиңелрәк. Без оештырган мәдәни чараларда халык күбрәк катнаша. Шулай ук чәй мәҗлесләре белән узган чараларда да халык күп була. Бу күпчелекнең мәдәният һәм табын белән генә кызыксынуы турында сөйли. Күбрәк корсак һәм күңел күтәрү чаралары турында уйлыйлар. Шуңа башка форматларда да эшләп карыйк" диде Кадерле әфәнде.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, композитор Алик Локманов эшчәнлекне киңрәк кимәлдә алып барырга тәкъдим итте.

Алик Локманов
Алик Локманов
"Минемчә, чараларда мәдәни өлеш тә булырга тиеш. Бәхәс клубына гына кеше җыеп булмавы ихтимал. Шуңа чараның беренче өлешендә татар проблемнарының аерым юнәлешләре турында бәхәс оештырып, икенче өлештә мәдәни чара уздыру кызыклырак булыр иде. Мәдәни чараларны мин аерым шәхесләребез белән очрашулар формасында да уздырып була дип исәплим. Мәсәлән, аерым бер шагыйрь, язучы яки композиторны чакырабыз. Аның иҗатының күргәзмәсен оештырабыз, ул үзе һәм иҗаты турында сөйли. Аның хакында каләмдәшләре, иҗатташлары чыгыш ясый. Гомумән, аерым шәхес иҗаты үрнәгендә без шул өлкәдәге гомуми проблемаларны да күтәрә, уртага салып сөйләшә алабыз" диде Алик әфәнде.

Утырышта яңа оешачак клубка "Бәхәс", "Фикер", "Караш" дигән исемнәр тәкъдим ителде. Күпчелек тавыш белән бәхәс клубын "Фикер" исеме белән атарга карар ителде. Чараларны мәдәният сарайларының кече залларында гәзитләр һәм радиолар аша игъланнар биреп, күбрәк кеше катнашлыгында уздырырга дигән фикергә киленде.
XS
SM
MD
LG