Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рус маршына каршы имзалар җыела


"Күк бүре" башкорт яшьләре оешмасы Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка 4 ноябрь көнне Уфада Рус маршын уздыруга ризасызлык белдереп ачык хат язды һәм аңа интернетта имза җыюны оештырды.

Хатта милли республикаларда мондый йөрешләрнең үтүе республика суверенитеты һәм анда яшәүче төп халыкларның да шул ук җирнең хуҗалары булу хокукын шик астына куюны аңлата, диелгән.

"Русия руслар өчен генә", "Руслар, алга", "Рус җирендә рус тәртибе" дигән шигарьләрне Уфада да ишетергә телисезме әллә? Бу чараны туктатыгыз", диелгән интернетта чыккан мөрәҗәгатьтә.

Кичәдән бирле барлыгы 400ләп имза җыелган. Үз имзаларын куючыларның уртача яше - 30.

Уфада Бердәмлек көнендә Рус маршын уздыруга рөхсәт бирелгән. Йөрештә катнашучылар Үзәк Азия дәүләтләре белән виза кертүне һәм Башкортстанда рус телен башка төбәкләрдә булган күләмдә өйрәнүне таләп итәргә җыена. Шулай ук йөрешкә килүчеләр республикадагы русларның хокуклары бозылуы һәм радикаль исламның таралуына ризасызлык белдерәчәк.

Бу хакта "В Контакте" социаль челтәрендә йөрешне оештыручы төркем хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG