29 октябрьдә Казанда Татар дәүләт филармониясе солисты, опера җырчыларының Марио Ланца исемендәге XIV халыкара конкурсы дипломанты, күренекле композитор Мәсгут Имашевның оныгы Айрат Имашев концерты узды. Филармония залында узган чарада Айрат Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Шуберт, Григның, татар, рус, итальян, алман романсларын башкарды. Концертта аның иҗатташ дуслары, әтисе Азат, бабасы Мәсгут Имашев та чыгыш ясады.
Айрат Имашевның романслы концерты
21
Мәсгут Имашев белән Кирам Сатиев
22
Күренекле композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев
23
Сәхнәдә Имашевлар нәселе - Азат, Айрат, Мәсгут Имашев