Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен укытуга багышланган чара узачак


7-8 ноябрьдә Татарстан фәннәр академиясендә “Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар” дигән халыкара конференция уздырылачак.

Анда Русия, Татарстанның күренекле галимнәреннән тыш, Һолландия, Франция, АКШ, Греция, Төркия, Кыпрстан, Мисыр, Польша, Эстония, Молдовадан әлеге юнәлеш белән шөгыльләнүче белгечләр чыгыш ясаячак. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, конференция кысаларында шулай ук Европаның танылган педагоглары тарафыннан мастер-класслар күрсәтеләчәк. Чараның бер өлеше видеоконференция кысаларында узачак.

Планлаштырылганча, конференция эшендә “Мәктәптә күп мәдәниятле җәмгыятьтә дин, мәдәният һәм этика укыту: дөнья һәм Русия тәҗрибәсе, төп проблемалар” темасына түгәрәк өстәл утырышы була һәм дини, мәдәни, милли үзенчәлекләр һәм хәзерге заман кыйммәтләре; дин һәм этика нигезендә белем бирүдә методик һәм методологик якын килү; укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү; күп мәдәниятле җәмгыятьтә дин һәм этика буенча белем бирү һәм толерантлыкны үстерү; Русиядә яңа укыту курслары кертеп җибәрүдә төбәк үзенчәлекләре секцияләре каралган.
Мөселманнарга карата дискриминацияләүне булдырмау өчен укытучылар өчен махсус кулланманы шушы конференция кысаларында тәкъдим итү дә каралган. Бу кулланма ЮНЕСКО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм Европа шурасы тарафыннан зур хуплау тапкан.

Форумның мәдәни программасында галимнәр һәм белгечләрнең Болгарга, Зөягә, Раифа монастырена, Казан Кирмәненә, башкаладагы музейларга, шулай ук мәктәпләргә баруы каралган.
XS
SM
MD
LG