Accessibility links

Казанда тәре йөреше узды


Tatarstan -- Religious procession in Kazan, 04Nov2009
Tatarstan -- Religious procession in Kazan, 04Nov2009
4 ноябрьдә Казан урамнарыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды. Башта православ христианнар Казан Кирмәне эчендәге Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылды. Аннан соң Бауман, Батурин, Зур Кызыл урам аша Крестовоздвиженский чиркәвенә таба тәре йөреше уздырылды.

Әлеге икона Казан Богородица монастырендә саклана. Иконаны тәре йөреше алдыннан Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещен чиркәвенә күчерәләр. Шуңа тәре йөртү дә Благовещениедан башлана.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.
XS
SM
MD
LG