Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция көнендә милли хәрәкәт митинг-концерт оештыра


6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне

6 ноябрь көнне Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 21 еллгын билгелиләр. Татар милли хәрәкәте Казанда митинг-концерт оештыра.

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан 6 ноябрьдә төштән соң Бауман урамында митинг-концерт үтәчәк. Аны Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештыра.

Чарада Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, Сәүбән Закир, Искәндәр Сираҗи һәм башкаларның катнашуы көтелә. Шунда ук “Азатлык” оешмасының “Азатлык буыны” газетасын тәкъдим итү булачак.

Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бу соңгы ун елда милли хәрәкәтнең беренче зур төсле газетасы. Аны Конституция кабул ителгән көнне тәкъдим итеп, киләчәктә ай саен чыгару күздә тотыла.

Әйтергә кирәк, Конституция көне уңаеннан Татарстанда әллә ни зур чаралар көтелми.

Билгеле булганча, Русиядә хакимияткә Путин килгәч төбәк кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру сәясәте башланды. Нәтиҗәдә Татарстанның төп канунына да республиканың вәкаләтләрен шактый чикләгән үзгәрешләр кертелде.

Ә бит заманында Конституция каршылыклар белән, каты көрәш нәтиҗәсендә кабул ителде. Ул Татарстанның суверенитеты турындагы декларация һәм 1992 елгы референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп язылды.

1992 елгы төп канунда Татарстан республикасы – Русия Федерациясе белән берләшкән суверен демократик дәүләт, халыкара хокук субъекты, дип язылган иде. Аның үз мәхкәмәләре, хөкүмәте, ватандашлыгы бар иде. Татар теленә дәүләт теле статусы бирелде.

2002 елда төп канунга күп үзгәрешләр кертелде. Аларның иң зурысы статуска кагылышлы иде.

Конституциянең беренче маддәсендә Татарстан демократик, хокукый дәүләт диелсә дә, республика анда Русия федерациясе субъекты итеп билгеләнде.

Татарстанның суверенлыгы төшенчәсе "Республика бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөстәкыйль" дигән рәвештә генә сакланды.
XS
SM
MD
LG