Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канатлы кеше Фудзи тавы тирәли очып әйләнде


Канатлы кеше Фудзи тавы тирәли очып әйләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Джетмен тәхәллүсе белән танылган Ив Росси аркасына беркетелгән моторлы канатлар ярдәмендә Япониянең мәшһүр Фудзи тавы тирәли тугыз мәртәбә очып әйләнде.

Ике метр киңлектәге канатлар һәм дүрт реактив мотор ярдәмендә Росси сәгатенә 200 чакрым тизлектә очып бу тауны тугыз мәртәбә әйләнде. Дүрт моторлы бу канатлар 6-13 минут дәвамында очу мөмкинлеге бирә, очыш тизлеге сәгатенә 300 чакрымга кадәр җитә ала.

“Һәръяклап басым сизелә һәм бу ниндидер искитәрлек бер хис. Чөнки син үзеңне аэродинамик итеп һәм аркаңда ниндидер зур кул булган кебек итеп хис итәсең. Аның сине ныклы тотуын сизәсең һәм очасың”, ди ул.

Дүрт мең метр биеклектәге Фудзи тавының өске өлеше һәрвакыт кар белән капланган. Ул әлеге зур тау янында үзен бер кечкенә черки кебек хис иткәнлеген белдерде.

“Мин болытлар арасыннан килеп чыктым. Башта тау күренми иде. Аннан соң искиткеч бер манзарага тәрәзә ачылып киткән кебек булды”, ди Росси.

54 яшьлек Джетмен моңарчы да төрле рекордларга ирешеп Гиннес рекордлар китабына кергән иде. Ул элегрәк Гран-Каньон аша да, Ла-Манш бугазы аша да очып узды, һөҗүм очкычлары янында да очты.

Элек Боинг очкычларында юлчыларны йөрткән Росси үз тормышының шактый күп елларын реактив моторлы пластик канатлар ясауга багышлаган. 2004 елдан бирле ул шушы рәвешле оча башлады һәм кешенең канатлы була алуын раслаучы бер символга әверелде.
XS
SM
MD
LG