Accessibility links

Мәскәүдә мохтәриятнең яңа җитәкчелеген булдырырга тырышкан Сираҗетдинов штрафка тартылды


Уртада Дамир Сираҗетдинов
Уртада Дамир Сираҗетдинов
Мәскәүнең Көнчыгыш бүлгесе татар җәмгыяте рәисе Дамир Сираҗетдинов Әссадулаев йортына бәйле кайбер рәсми документлар һәм имзалардагы хәрәмләшүләр өчен 157 мең сум штрафка тартылган. Бу хакта Азатлыкка Мәскәү татары Марат Фейзуллов белдерде.

1997 елда Мәскәү татар милли мәдәни мохтәриятен оештыручыларның берсе булган Сираҗетдинов узган елның җәендә Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясен үткәреп, анда мохтариятнең яңа җитәкчелеген сайлап куючыларның берсе иде. Ул чакта күп кенә матбугат чаралары Әсадуллаев йортын бер төркем татарлар хәзерге җитәкчеләреннән тартып алды дип язып чыкты.

Сиражетдинов үзе Азатлыкка биргән әңгәмәсендә мохтәрият җитәкчесе Рәсим Акчурин Мәскәү татарлары өчен ябык булды дип әйтте.

“Әсәдуллаев йортын алар үз файдаларына гына кулланды. Алар бу үзгәрешләргә риза түгел, чөнки без монда мәктәп ачмакчы булабыз. Ул элек аларның кулларына кергән кебек күпләгән акчалар китермәячәк", диде Сираҗетдинов.

Ул бу бинада татарлар өчен генә эшләгән төрле түгәрәкләрнең һәм сәнгать оешмаларының бик аз булуын әйтте. Монда татарларга бернинди катнашы булмаган испан биюләрен дә өйрәнгәннәр, рәсем түгәрәге һәм башкалар да булган.

Сираҗетдинов шулай ук Мәскәү татарларына бер катнашы булмаган оешмаларның һәм кешеләрнең Әсәдуллаев йортындагы бүлмәләрне арендага алып торуларын да әйтте.

“Алар безнең башлангычыбызны мәхкәмәгә бирә ала”, диде Сираҗетдинов.

Шулай да ул үзләренең һәр адымы канун нигезендә эшләнгәнлеген һәм юстиция министрлыгының Мәскәүдәге баш идарәсе аларны теркәгәнен, федераль салым хезмәте дә раслаганын әйтте.
XS
SM
MD
LG