Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Филиппин өчен 297 млн доллар җыюны сорый


Филиппинның Самар вилаяте
Филиппинның Самар вилаяте
БМО халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп Филиппинга ярдәмгә 297 миллион доллар җыюны сорады. "Хайян" давылы ил тарихындагы иң зур фаҗига дип бәяләнде.

БМО генераль секретаренең һуманитар эшләр һәм ашыгыч ярдәм мәсьәләләре урынбасары Валери Амос сүзләренә караганда, оешма Филиппинга 25 миллион доллар бүлеп биргән инде.

Узган төндә Русиядән Филиппинга ярдәм һәм коткаручылар белән ике Ил-76 очкычы китте. АКШ үзенең берничә хәрби корабын җибәрде. Пентагон җирле халыкка ярдәмгә биш мең хәрби китте, дип хәбәр итте. "Джордж Вашингтон" корабында очкычлар һәм боралаклар да бар.

Иң соңгы мәгълүматларга караганда, "Хайян" давылында 10 меңнән артык кеше һәлак булган, 600 меңләп кеше йортсыз калган, барлыгы 10 миллионга якын кеше зыян күргән.

Тизлеге сәгатенә 300 чакрымлык җил һәм биш метр биеклектәге су ташкыны Филиппинга узган җомга китереп бәрде.
XS
SM
MD
LG