Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Мисыр мәхкәмәсенең гадәттән тыш хәлне туктатуын хуплый


Мисырда тыелган "Мөселман кардәшләр" хәрәкәтенә теләктәшлек чарасы. 12 ноябрь 2013
Мисырда тыелган "Мөселман кардәшләр" хәрәкәтенә теләктәшлек чарасы. 12 ноябрь 2013
Мисыр башкаласы Каһирәдәге мәхкәмә өч ай элек кертелгән гадәттән тыш хәлне туктатты. Каһирә административ мәхкәмәсе карары көтелгәнгә караганда ике көн алдан игълан ителде.

Хәрбиләргә таянган Мисырдагы вакытлы хөкүмәт рәсми язу кулларына кергәч тә мәхкәмә карарын үтәүгә керешәчәген белдерде.

Вашингтон бу карарны хуплады. Шул ук вакытта АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Джен Псаки Мисырда кеше хокуклары тирәсендә проблемнар булуга борчылу белдерде һәм хакимиятләрне тыныч демонстрацияләргә каршы төшмичә, гадел мәхкәмәләр аша гына “барлык мисырларның да хокукларын якларга чакырды”.

Мисырда исламчыларның сәяси карашларын яклаучы, беренче тапкыр демократик юл белән сайланган президент Мөхәммәд Мурсины хәрбиләр хакимияттән алгач каршылыклар башланды һәм 14 августта гадәттән тыш хәл кертелгән иде. Мурсига каршылар һәм аны яклаучылар арасында булган бәрелешләрдә йөзләгән мисырлы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG