Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда татар яшьләренең "Алга" оешмасы төзелде


Кырымдагы татар яшьләре җыены
Кырымдагы татар яшьләре җыены

10 ноябрьдә Акмәчеттә Идел буе татарларының Кырымдагы "Идел" берләшмәсе үзәгендә татар яшьләренең беренче конференциясе узды. Җыенда татар яшьләренең "Алга" дигән яңа оешмасы төзелде.

Конференциядә "Идел" берләшмәсенең яшьләре исеменнән Айшә Хәлилова чыгыш ясап программаны тәкъдим итте. Алушта, Кизләү, Акмәчәт, Акъяр, Саки, Ялтадан килгән татар яшьләре бу програм хакында фикер алыштылар.

Чараның башында конференциядә катнашучыларны Киевтагы "Туган тел" бөтенукраин татар мәдәни үзәгенең "Нур" татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Раушан Мәхмүтов скайптан аша җанлы рәвәштә саләмләде, аннан соң Татарстан гимны яңгырады.

Акмәчеттә татар яшьләре җыены узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Айшә Хәлилова үзенең програмында "Алга" татар яшьләре оешмасының нәрсәгә кирәклеген аңлатып аның максатлары хакында сөйләде.

"Кырымда яшәгән татарларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гәдәтләрен саклап калу, милләтара мөнәсәбәтләрне Кырымда ныгыту, яшьләрнең интеллектуаль, мәдәни потенциалын, милли аңын үстерү өчен татар яшьләрен туплап бергә эш итү безнең оешманың максаты булачак. Бу максатны тормышка ашыру өчен төрле милли-мәдәни чаралар белән бәйле проектларны ашырырга тиешбез, милли мәдәният, гореф-гәдәтләр, спорт, белем алу, яшьләрне эшкә урнаштыру, аларның ял итү чараларын оештыру, башка илләрдә яшәгән татар яшьләре белән тыгыз эләмтәләр урнаштыру – безнең алдыбызда торган мәсьәләлер”, диде Айшә Хәлилова.

Конференциядә катнашучылар аларга тәкъдим ителгән ”Берлек”, “Ялкын”, “Алга” исемнәреннән үзләренең яшьләр оешмасына “Алга” исемен лаек дип таптылар. Тиз арада “Алга” татар теле, тарихы, мәдәнияте, дин өлкесендә эш башларга планлаштыра.

Татар теле өлкәсендә татар теле курсларын ачып җибәрү, Кырымда татар телендә матбугат, китаплар тарату үзәкләрен барлыкка китерү, Кырымда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыру.

Тарих өлкәсендә "Алтын тамга" клубын барлыкка китереп тарих буенча очрашулар үткерергә.

Мәдәният өлкәсендә "Мәдәни очрашу", "Туй йоласы","Кызык дөнья" програмнары буенча татар теле, сәнгәте, музыкаль кичәләр оештыру, татар туйлары ничек үткәрелгәне белән таныштыру, Кырым буйлап сәфәрләр оештыру.

Дин өлкәсендә дини бәйрәмнәр оештыру, "Гыйбадәт" гәрәп теле курсларын ачып җәбәрү, "Дога" курсларында намаз тәртипләре белән таныштыру.

"Алга" татар яшьләренең профессиональ яктан үсешенә, аларның карьерасына да игътибар итәчәк икән.

Конференциягә килгән яшьләрне Татарстанның халык артисты, Кырымның атказанган сәнгать эшлекләсе, җырчы Гөльзада Сафиуллина, "Идел-Урал" Акмәчәт шәһәр үзәге рәисе Рабис Атнагулов, Светлана Наби кызы, Рифкат Хайбуллин сәламләдәләр. Атнагулов "Идел-Урал"ның ничек барлыкка килгәне, аның 20 еллык тарихы хакында да сөйләде яшьләргә.

Кырымдагы татар яшьләре җыенында катнашучылар
Кырымдагы татар яшьләре җыенында катнашучылар
XS
SM
MD
LG