Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев: "Узган юлыбыз шактый уңышлы"


Кырымтатар ветераннары Мостафа Җәмилевне 70 яше белән котлый
Кырымтатар ветераннары Мостафа Җәмилевне 70 яше белән котлый

13 ноябрьдә Акмәчеттә Украина югары Радасы депутаты, әле генә Мәҗлес рәисе вазифасыннан киткән Мостафа Җәмилевне 70 яше белән котлау тантанасы үтте. Шул чарадан соң кырымтатар юлбашчысы Азатлыкка әңгәмә бирде.

Акмәчеттә "Мараканд" комплексының конференция залында узган чарада кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары, Мәҗлес әгъзалары катнашты, Мәскәүдән килгән диссидент Александр Подрабинек та бар иде.

Җәмилевны туган көне белән Украина президенты Виктор Янукович, Украина Югары Радасы рәисе Владимир Рыбак, Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов телеграммалар белән котлады.

Кичкә таба Акмәчәтнең "Айшә" ресторанында Мостафа Җәмилевкә 70 яшь тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Анда Төркия, Романия диаспорасы, кырымтатар җәмәгате вәкилләре катнашты.

Мостафа Җәмилевне 70 яше белән котлау тантанасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00


Тантанадан соң "Азатлык" радиосы Мостафа Җәмилев белән әнгәмә корды.

– Мостафа ага сез бүген 70 яшегезне каршылыйсыз, 22 ел Мәҗлес рәисе булдыгыз. Бу гомер юлында сез тагын нинди эшләр башкарыр идегез?

– Эшләнәчәк эшләр әле шактый, ләкин артка әйләнәп карасак, узган юлыбыз шактый уңышлы дияр идем. 20-25 ел элек Советлар берлеге заманында кырымтатарларны Кырымга кертмәгән заманнардан соң шул 25 ел дәверендә бер кемгә зыян китермичә, иң мөһиме бер кемнең дә канын түкмичә, Кырымга 300 мең кырымтатары кайтты. Тулаем бер халыкның бер илдән икенче илгә кайтканы дөнья тарихында сирәк очраган күренеш. Без зур бер юлны уздык, моны онытмаска тиешбез. Бу юлыбызда минем дә бер өлешем булганына мин горурланам һәм гомеремнең ахырына кадәр бу хәрәкәттә катнашачакмын.

– Ни өчен сез Мәҗлес рәисе вазифасыннан нәкъ менә хәзер китәргә булдыгыз?

– Мин болай да кирәгеннән артык, ягъни 22 ел Мәҗлес рәисе булдым. Мине калыгыз дип үтенгән кырымтатар оешмаларына, аерым шәхәсләргә рәхмәтемне белдәрәм. Мәҗлескә хәзер яңа кешеләр килде, алар эшләргә тиеш, мин аларга даими ярдәм итеп торачакмын.

– Әгәр яңа сайланган Мәҗлес уңышсыз эшләсә без чираттан тыш Корылтайны чакырып яңа кешеләрне сайларбыз дигән идегез Корылтайда. Яхшы-яман эшләүнең критерие нинди, сезнең фикерегезчә?

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев
– Минем иң шөбһәләнгән нәрсә шул иде. Җәмилев киткәннән соң Мәҗләстә бүлгәләнү булачак, әгъзалар бер-берсенә каршы хәрәкәт итәчәк, Мәҗлеснең яңа рәисе моны башкара алмаячак, дигән күп кенә фаразлар булды. Корылтайда да ниндидер аңлашмаучанлык булды ике нәмзәт арасында. Мин Рифат Чубаровка да Рәмзи Ильясовка да бу хакта әйткән идем. Ләкин мин карыйм, хәзер эшләр яхшы бара. Мәҗләскә сайланган әгъзалардан мин канәгать, алар яшь, булдыклы кешеләр. Өмет итәм алар тиешле дәрәҗәдә эшләрләр, мин дә аларның янында булачакмын.

– Сез Мәҗлес рәисе булганда беренче урынбасар вазифасы бар иде. Хәзер андый вазифа юк, аның урынына биш урынбасар бар. Бу Мәҗлес эшчәнлегенә ничек тәэсир итә ала?

– Мин дә Рифат Чубаровка бу хакта сөйләдем. Без беренче урынбасарны Корылтайда билгели идек, аңа тавыш бирә идек. Ләкин бу мәсьәләдә кайбер аңлашмаучанлык бар. Бу вазифага теләк белдерүчеләр күп. Минем аңлавымча, Рифат Чубаров биш урынбасар арасыннан яхшы эшләгәнен беренче урынбасар итеп куячактыр. Беренче урынбасарның бер вазифасы бар: ул рәис Кырымда булмаганда рәис вазифасын үти, карарларны имзалый иде. Моны нишләтәчәксең дигән соравыма Чубаров, мин Кырымнан киткәндә бу вәкаләтләрне берәр урынбасарга йөкләячәкмен, диде.

– Сез Корылтай алдыннан Ильясов белән Чубаровның бергә эшләвен теләгән идегез, алар бер-берсен тулыландыра дигән идегез. Ләкин Корылтайда Мәҗлес рәисе итеп Чубаров сайланганнан соң ул Ильясовны беренче урынбасар итеп куймаячагын белдерде һәм шулай булды да. Сез алар арасында бу аңлашмаучанлыкны ничектер чишә алмыйсызмы?

– Монда кеше факторы бар. Алар икесе дә көчле шәхәсләр, әгәр алар берләшсә тагы да көчлерәк булыр иде, ләкин, әйткәнем кебек, кеше факторы уртага калкып чыкты, аерым мәсьәләләрдә аларның үз карашлары бар, ләкин бу бүлгәләну дигән сүз түгел. Рәмзи Ильясов Мәҗлеснең мөһим бүлекләрендә эшләячәк. Мин уйлыйм, бар нәрсә дә яхшы булыр.
XS
SM
MD
LG