Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Урыс телен яклау маршы" узды


Казанда "Уыс телен яклау маршы" узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Казанда "Рус телен яклау маршы"

17 ноябрь Казанда "Урыс телен яклау маршы" оештырылды. Алтмышлап кеше катнашкан марштан соң урыс милләтчеләре урыс телен яклау митингы да уздырды.

"Урыс Казаны - урыс маршы", "Безнең туган телебез - урыс теле" дигән төп шигарләр күтәрелгән марш, Казанның "Крылья Советов" паркында үтте. Төрле төсле әләмнәр дә җилфердәткән маршта катнашучылар барабан тавышы астында "Русия - Казан - Русия", "Без бердәм булганда, безне җиңә алмаслар", дип кычкырып парк буйлап әйләнеп йөрде. Аларның бу гамәлен читтән карап торган кайбер урыслар гарьләнеп, "Бу радикаллар чын урыс халкын вәкиллек итми. Боларны кемнәрдер шулай эшләргә котырта. Барабан кагулары исә пионерларны хәтерләтә", дип көрсенде.

Маршта катнашучылар төрле шигарләр кычкырып парк уртасында ике тапкыр әйләнгәч марш шуның белән тәмамланды да. Митинг исә Ленин исемендәге мәдәният йорты алдында узды. Чараны Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов алып барды.

"Без ниһаять Казанда урыс маршын уздыра алдык. Сезне әлеге уңайдан котлыйм. Бу митинг һәм марш - республика мәктәпләрендә егерме елдан бирле безне борчыган татар телен укыту аркасында урыс теле дәресләренә азрак күләмдә урын бирелүгә багышлана", дип белдерде ул.

Митингта шулай ук Татарстандагы балалар бакчаларында түләүләр артуы да, урысларның эчкечелек проблемнары да, урысларның үзаңы мәсьәләләре булуы да әйтеп үтелде, әмма төгәл чишелеш юллары күрсәтелмәде.

Митинг һәм марш уздыру Казан хакимияте белән килештерелгәннән соң матбугатта бу чараларга Русиянең башка төбәкләреннән дә бик күп урыс милләтчеләренең дә киләчәге әйтелсә дә, катнашучылар саны алтмыштан артмады. Бу санны полиция хезмәткәрләре дә раслады.

Митингта "Урыс телен тулы күләмдә укытуны таләп итәбез", "Казан губернасы", "Безнең туган телебез - урыс теле" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Митинг барышында Татарстан урысларын яклау максатыннан имза җыю да оештырылды. Ахырда әлеге имзаларның Русия президенты, Русия дәүләт думасы, Татарстан президенты һәм дәүләт шурасына җибәреләчәге әйтелде.

Бер сәгатьләп барган митинг "Татарстан - ул Русия, Башкортостан - ул Русия", дигән шигарләр кычкырып тәмамланды.
XS
SM
MD
LG