Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие казада үлүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклаша


Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин очкыч казасында үлүчеләрнең кайгысын уртаклашып мөрәҗәгать итте.

"Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 17 ноябрь көнне Казан һава аланындагы фаҗига нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам", - диелә мөрәҗәгатьтә.

"Әлеге фаҗига килеп чыгуга Татарстан мөселманнары күңеле сыкрана, йөрәкләре әрни. Без мәрхүмнәрнең рухларына багышлап догалар кылабыз. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", ди мөфти.
XS
SM
MD
LG