Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлчылар "Татарстан" һава ширкәтен "Булгария" дип атаган


"Татарстан" һава ширкәтенең "Боинг 737-500" очкычы
"Татарстан" һава ширкәтенең "Боинг 737-500" очкычы

"Татарстан" һава ширкәте очкычлары белән йөрүчеләр еллар буе аны тәнкыйтьләп килде, әмма аларга игътибар итүче булмады.

Очкыч казасы булуга дүрт ай кала "Татарстан" һава ширкәтенә караган "Боинг"ларның берсендә очкан Лилия исемле юлчы бер форумда: "Бу чираттагы "Булгария", дип язып калдырган булган. "Очкыч шул хәтле иске, ул кулланыштан чыккан булгандыр", дигән ул һава ширкәтләре турында фикер-мөнәсәбәт белдерүгә багышланган интернет сәхифәдә.

Артур исемле юлчы: "Җимереп төшкән шушы 500нче Боинг белән берничә тапкыр очканым бар, ул "Татарстан" очкычлары арасында иң искесе иде, каралмаган иде, һавада барганда салондагы әйберләр селкенеп, дерелдәп барды", дип язган.

Тагын бер кеше "Татарстан" һава юллары ширкәте белән чарасызлыктан гына йөрибез, чөнки аның очу вакытлары бик җайлы", ди. "Әмма "Татарстан" очкычларына билет алган саен куркабыз", дип яза Елена исемле юлчы.

"Татарстан" һава ширкәте очкычлары гел ватылып торды

Башка күпсанлы юлчылар очышларның еш кына бер сәбәпсез кичектерелүенә зарлана һәм монда очкычларның җимерелү сәбәпләрен күрә. 17 августта 350 юлчы Төркиядә ватылып калган очкыч аркасында 12 сәгать көтәргә мәҗбүр булган. Аны алмаштырырга ширкәтнең башка машинасы булмаган. Ватылган җиһазын Домодедово һава аланыннан икенче бер очкыч алып килгән. "Шушы ватылган очкычта барганда без бик каты курыктык. Башка бер кайчан да бу ширкәттән билет алмаячакмын һәм башкаларга да киңәш итмим", дигән бу юлчы.

Мәсәлән, үткән ел җәйдә, июнь аенда Казаннан Анталиягә ялга барырга теләгән бер кеше сөйләвенчә, юлчыларны очкычка утыртканнан соң, кире чыгарганнар һәм бер тәүлеккә якын вакыт һава аланында көттергәннәр. Бу юлы ширкәт сәбәпләрен ачыктан-ачык аңлатмаган, соңыннан очкычны төзәтергә кирәк булуын әйткән. 2013 елның башында икенче бер юлчы "Татарстан" һава ширкәтнең Лилль каласыннан китә алмавына зарланган. Бу юлы очкычның көпчәген чыгару әсбаплары ватылган.

Шундыйрак тоткарлану очраклары турында форумнарда Петербургка, Краснодарга һәм башка төбәкләргә барган дистәләрчә юлчылар быел да, 2011-12 елларда да бик күп ачулы фикерләр язып калдырган.

Әле яңа гына Азатлык "Татарстан" һава юллары ширкәтенең Истанбулда канаты тишелүе турында язган иде. Ягъни "Татарстан" һава ширкәте очкычларының гел ватылып торуы турында инде күптәннән билгеле.

Русия җәмәгать пулаты игълан иткән кайнар линия вакытында "Татарстан" һава юллары ширкәте шикаятьләр саны белән дистәләрчә компанияләр арасында беренче җиделеккә керә.

Инде Казанда очкыч казасы булгач Алия исемле юлчы болай ди: "Булгария" турында сүз дөрес булган. Ничек итеп биналарны тыштан ялтыратып, акчаларны үзләштереп, Универсиадалар үткәреп, кеше гомерләрен куркыныч астына куеп була? Ширкәт җитәкчелегенә төрмә җәзасын бирергә кирәк".

Казага финанс проблемнарның да йогынтысы булганмы?

"Татарстан" һава юллары ширкәтенең техник кына түгел, финанс проблемнары турында да күптәннән билгеле. Сентябрь анда очучылар һәм андагы механиклар эш ташлау чарасын үткәргән иде. Форумдагы бер кеше ширкәттәге тәртипсезлек һәм хезмәткәрләрнең хокуклары якланмавына зарлана, җитәкче Әхсән Гиниятуллинны каты тәнкыйтьли.

"Татарстан" һава ширкәте очучыларының һөнәр берлеге җитәкчесе Артур Бульхин әле март аенда матбугатка эш хакын тоткарлаулар өч айга җитүен, соңгы өч елда очучыларның яртысы эштән китүен һәм яңа гына укып чыккан белгечләрнең аларга көндәш итеп чакырулуын хәбәр иткән булган.

Ширкәтнең Казан һава аланына 200 миллионнан артык бурычлары булуы да билгеле. Бу мәсьәлә мәхкәмәгә барып җитте.

Рәсми мәгълүматларга караганда Татарстан һава ширкәтендә 12 очкыч бар, алар арасында Ту-154, Ту-134, Як-42 һәм чит илдә эшләнгән Boing 737-300, 400, 500 һәм Airbus-319 бар.

"Татарстан" һава ширкәте Русия, БДБ илләре, Төркия һәм Европа илләренә очышлар оештыра.
XS
SM
MD
LG