Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатлары Русия очкычларына күчәргә чакыра


Дума депутатлары: Сергей Миронов, Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский
Дума депутатлары: Сергей Миронов, Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский

Русия депутатлары Казандагы һәлакәттән соң авиаширкәтләргә чит ил очкычларын сатып алудан баш тартырга киңәш итә һәм сивил авиация министрлыгын кайтарырга тәкъдим итә.

Русия дәүләт думасы депутатлары Казанда булган очкыч фаҗигасеннән соң вазгыятьне төзәтү юлларын эзли.

“Гадел Русия” фиркасе лидеры Сергей Миронов киләчәктә мондый казаларны булдырмас өчен авиаширкәтләргә Русия очкычларына күчәргә һәм чит илнекеләрен сатып алудан туктарга киңәш итә.

“Әйе, Боинг яхшы очкычлар. Ләкин безнең үзебезнең дә яхшы очкычлар бар икәнен онытмаска кирәк. Авиаширкәтләр очкычларны үз илләрендә алсыннар иде”, - диде Миронов.

Шулай ук депутат барлык ширкәтләрне үз автопаркларын тикшереп чыгарга чакырды.

“Безнең илдә либераль икътисад яңа төр капитализм тудырды - ул усал, вәхши һәм җәмгыятькә каршы. Шуңа күрә илдә очкычлар җимерелә”, - ди думаның халыкара мәсьәләләр комитеты башлыгы Алексей Пушков. Депутат очкычларның комсызлык аркасында казага юлыкканын Твиттерда язган.

ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Жириновский исә фаҗиганең сәбәпләрен авиатранспорт тармагы белән идарә итү сыйфатының начар булуында күрә. Аның фикеренчә, Русиядә сивил авиация министрлыгын яңадан торгызырга кирәк. “Казандагы фаҗиганың сәбәбе нәрсәдә? Төп сәбәп - идарә итүдә”, - ди Жириновский.

Ул шулай ук Мироновның фикере белән дә килешә. “Андый очкычларның Русиягә импортын туктатырга кирәк. Сатып алсак та, яңаларын алырга кирәк”, - ди ул.

“Казандагы фаҗиганең очкычның техник әзерлегенә бәйле булуы билгеле булды. 1990 елда төзелгән Боинг күп илләрдә кулланылган булган, шул исәптән “өченче дөнья илләрендә” дә. Анда очкычларны куллану шартлары турында инде сорап торырга кирәкми”. Жириновскийның бу сүзләрен Интерфакс китерә.
XS
SM
MD
LG