Accessibility links

Boeing һәлакәте корбаннарының җәсәдләрен туганнарына бирә башладылар


Boeing һәлакәтендә корбан булганнар арасыннан ике кешенең җәсәден туганнарына тапшырганнар. Бу хакта Русия транспорт министры Михаил Соколов белдерде. Ул тагын биш җәсәднең туганнарына тапшыру өчен әзерләнгәнен әйтте.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идрәсенә караган лабораториядә 188 җәсәд кисәге, Мәскәүгә 1400 җәсәд кисәге җибәрелгәнлеге турында да белдерде Соколов.

“Татарстан” һава ширкәтенең "Боинг-737" очкычы 17 ноябрь көнне Казан һава аланына төшкәндә һәлакәткә юлыкты. Экипажның алты әгъзасы, 44 юлчы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG