Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатлары: Үзләренә – көрәкләп, халыкка – чеметеп кенә


Үзләренә түләүне сөенеп каршы алган Дума депутатлары, Русиядәге минималь хезмәт хакын һичъюгы яшәү өчен кирәкле минимумга кадәр арттыруга каршы тавыш бирде.

Бүген Русиянең Дәүләт думасында минималь эш хакын арттыру турындагы канун өлгесе тикшерелде. Иң түбән эш хакын 350 сумга арттырып 5554 сумга җиткерү планын хөкүмәт тәкъдим иткән иде.

2014 елның 1 гыйнварыннын иң түбән хезмәт хакы 5554 сумнан да ким булмаска тиеш.

Депутатларның бер өлеше иң түбән хезмәт хакын рәсми "яшәү минимумына" бәйләп билгеләргә тәкъдим иткән иде. Яшәү минимумы Русиядә хәзер 7633 сум. Дума бу канун өлгесенә каршы чыкты.


5554 – 7633 = ?

Хезмәт хакы белән яшәр өчен кирәк булган акча күләмен санаганда кеше минуска чыга. Җитмәгән ике мең чамасы акчаны кайдан алырга?

Җәй көне үк вице-премьер Ольга Голодец хезмәт хакында булган тигезсезлекне тикшерү һәм бетерү өчен махсус комиссия төзергә кушкан иде. Русиядә иң югары хезмәт хакларын финанс өлкәсендә эшләүчеләр ала. АКШта, мисал өчен, иң югары хезмәт хакын алучылар – табиблар. Русиядә минималь хезмәт хакы иң югарысыннан 15-16 мәртәбә кимрәк.

Русиядәге бу тигезсезлекне тикшерү барган арада президент фәрманы белән депутатларга түләү арттырылды. Шулай итеп үзләренең айлык хезмәт хаклары кисәк кенә 100 мең чамасы сумга арткан халык вәкилләре, шул халыкның үз хезмәт хакын 300 сумга арттыруга да каршы чыкты.

Алдагы бер елда 449 депутат һәм 165 сенаторга хезмәт хакы түләү өчен бюджеттан 1.87 миллиард сум бүленәчәк, ә киләсе елның көзеннән елына 3.1 миллиард сум бүленә башлый. Депутатлар бу өстәмә акчаларны халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга тотачакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG