Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган тел" еллык җыенында оешмага үзгәрешләр кертте


Самар татарларының "Туган тел" оешмасы еллык җыенында әгъзалык шартларын кырыслатты һөм төрле юнәлештә эшләүче бүлекләрен булдырды.

Самар "Дуслык йорты"нда "Туган тел" үзенең еллык җыелышын уздырды. Алдагы елларда җәмгыятьтә әгъза булып кына исәпләнгәннәрне әгъзалыктан төшереп калдырдылар. Хәтта Шурага кергән биш кешене төшереп калдырып яңаларны керттеләр.

Ильяс Шәкүров
Ильяс Шәкүров
Җәмгыятьнең президенты Ильяс Шәкүров озын-озак нотык тотты. Самар татарлары алдында торган проблемнарга тукталды. Ә ул проблем татар телен саклауга барып тоташа. Монда борчылуларга урын бар гына түгел, ә фаҗига дә. Яшьләр генә түгел, урта буын да, "чыктым аркылы күпер" сөйләшә. Иң аянычы шул ки, телне өйрәнергә дә көч куймыйлар. Өлкә татарларының "Бердәмлек", "Сәлам" газетларын укымагач, ничек милләтне сакларга җыеналардыр?

Оешма эшендә алга таба катнашу өчен халыкка төрле секцияләр тәкъдим ителде: мәгариф, мәдәният, спорт, туган төбәкне өйрәнү, хатын-кызлар белән эшләү. Үзенең теләге булган кеше теләсә кайсы секцияне сайлап ала ала.

Азат Надиров
Азат Надиров
Шулай ук, җәмгыятьнең 25 еллыгына әзерлек турында да сүз барды. Азат Надиров юбилейны 2014 елда март аенда уздырырга дигән фикер кертте.

Теләгән кешегә чыгыш ясарга мөмкин иде. Фикерләр, теләкләр, борчылулар, тәкъдимнәр яңгырады.

Румил Шәрипов яшьләргә игътибарны арттырырга чакырды.

Мансур Ямалетдинов: "Заманында Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу бәйрәмен уздырган идек. Шундый ук конференцияне оештырырга кирәк", диде.

Шәүкәт Хайбуллов күп еллар буена татарга хезмәт иткән һәм бүгенге көндә авыру өлкәннәрнең хәлен дә белергә чакырды.

Шамил Әхмәров мондый зур җыелышларны ике атнага бер уздырырга тәкъдим итте.

Азат Надиров: "Секцияләр оештырылган, язылыгыз. Һәр секция үзе теләгәнчә карар кабул итсен. Аена бер мәртәбәме, әллә атна саен очрашалармы, ул аларның эше", диде.

Рифкать Хуҗин Ильяс Шәкүров чыгарган “Самар татарлары” журналына язылырга өндәде.

"Туган тел" җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров милләттәшләрне бердәм булып эшләргә чакырды.

Җыелыш эшлекле юнәлештә барды, һәм барлык мәсьәләләрдә карарлар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG