Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Төркия илчесенә илдән китәргә боерды


Каһирәдә Мөхәммәд Мурси тарафдарлары иминлек көчләренә ташлар ата. 22 ноябрь
Каһирәдә Мөхәммәд Мурси тарафдарлары иминлек көчләренә ташлар ата. 22 ноябрь
Мисыр хакимияте Төркия илчесенең илдән китүен таләп итте һәм ике дәүләт арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең чикләнүен белдерде.

Мисыр тышкы эшләр министрлыгы Төркияне илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. Төркиянең Мисырда исламчылар хуплаган Мөхәммәд Мурсины президентлыктан алуны тәнкыйтьләве бу белдерүгә сәбәп булды. Төркия хакимияте моны түнтәрелеш буларак бәяләде.

Мурси июль аенда хакимияттән читләштерелде. Илдә Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр булып тора.

Соңгы айларда Мисырда “Мөселман-кардәшләр” хәрәкәтенә теләктәш меңнәрчә кеше кулга алынды, иминлек көчләре белән бәрелешләр вакытында йөзләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG