Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда евроинтеграция өчен һәм аңа каршы урам җыеннары үтте


Евроинтеграция тарафдарлары
Евроинтеграция тарафдарлары

24 ноябрь көне Киевта һәм Украинаның башка шәһәрләрендә евроинтеграция таләбе белән митинглар үтте. Мондый җыен Кырымда, Акмәчеттә дә үзды. Тик монда евроинтеграциягә каршы булганнарның саны евроинтеграция өчен булганнардан кубрәк иде.

Акмәчетнең баш мәйданында җирле "Регионнар фиркасе" төрле мәгълүматларга күрә өч меңгә якын кеше җыйган. Алар "Без стабиллек һәм үсеш өчен", "Русия белән сәүдә итү хезмәттәшлеге, гөмрек берлеге (таможня берлеге) өчен, без Русия белен бергә" дип тордылар. Алар өчен мәйданда концерт та оештырдылар.

Кырымдагы "Батькивщина" оештырган Украинаның евроинтеграциясен таләп итүчелер тарафында исә Кырымдагы украиннарның берничә оешмасы, шул исәптән "Безнең Кырым" кырымтатар яшьләр оешмасы вәкилләре, барлыгы 200ләп кеше катнашты. Тик алар аз булу сәбәпле регионнар тарафдарлары аларны мәйданның кырыена этеп чыгарды. Алар Кырым министрлар шурасы ишекләре каршында бераз торып аннары колонналарга тезелеп Украина президентының Кырымдагы даими вәкиллеге каршында митинг үткәрделәр. Вәкиллек алдында җыелган катнашучыларның кулларында Украина һәм Европа берлеге, кырымтатар милли әләмнәре бар иде.

Абдураман Эгиз чыгыш ясый
Абдураман Эгиз чыгыш ясый
"Халыкара сәхнәдә Украина җаваплы партнер булырга тиеш. Безнең тышкы сәясәтебез аңлаешлы булырга тиеш һәм безнең Европага таба сайлаган юлыбыз канун белән расланган Украинаның тышкы сәясәтенең векторы",- диде вәкиллек алдында чыгыш ясаган Мәҗлес әгъзасы Абдураман Эгиз.

Кырымтатар Мәҗлесе дә евроинтеграция тарафдары булса да әләгә кадәр кырымтатарларны рәсми рәвәштә бу митингларда катнашырга чакырмады. Киевта узган митингта да милли кырымтатар байраклары белән катнашкан Киевта яшәүче кырымтатарлары бар.

19 ноябрьдә Мәҗлес Европа берлеге һәм Украина арасында ассоциация булдыру турында килешү имзалау өчен барлык чараларны күрергә дигән бәянатнамә кабул итеп аны Европа берлегенә, Украина президентына, Украина Югары Радасына юллады.

"Украина-Европа берлеге ассоциациясе турында килешү имзалануы Украина-Европа арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа форматын барлыкка китерер, хокукый яктан Европа стандартлары нигезендә Украинада системлы үзгәрешләр һәм реформалар өчен юлларны ачар", - диелә Мәҗлес кабул иткән бу бәянатнамәдә.

Евроинтеграциягә каршылар чарасы
Евроинтеграциягә каршылар чарасы
Ә менә Кырым Югары Радасы исә Украина хөкүмәтенең Европа берлеге белән ассоциация килешүен туктату карарын беренчеләрдән хуплады.

Украинада оппозициядәге көчләр 28-29 ноябрьдә Вильнюста узачак Көнчыгыш хезмәттәшлек саммитында Украина-Европа берлеге ассоциациясе турында документны имзалау өчен бөтен шартларны үтәүне таләп иттеләр.

Бу саммитта Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев тә депутат буларак чакырылган. Ул анда "Парламент демократия форумы" исемле чарада Литва парламентында кырымтатар мәсьәләсе турында чыгыш ясаячак, 28 ноябрьдә Литва сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Витаутас Ландсбергис белән бергә матбугат очрашуы үткәрәчәк.

Украина-Европа берлеге арасында ассоциация килешүендә кырымтатар мәсьәләсе бер маддәдә дә күрсәтелмәгән, ләкин Мәҗлес фикеренчә, бу килешү имзаланса, Европа стандартлары буенча кырымтатарлар алдында торган күп кенә мәсьәләләрне дә Украина хәл итәргә мәҗбүр булачак.
XS
SM
MD
LG