Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәхәветдинов "Татнефть" башлыгы вазифасыннан китте


Шәфәгать Тәхәветдинов һәм Рөстәм Миңнеханов
Шәфәгать Тәхәветдинов һәм Рөстәм Миңнеханов

25 ноябрьдә Әлмәттә "Татнефть" ширкәтнең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов үз вазифасыннан китүе турында белдерде. Топ-менеджерның эшеннән китүен гаилә сәбәпләре белән бәйлиләр.

25 ноябрьдә Әлмәттә узган "Татнефть" ачык акционерлар җәмгыяте директорлар шурасы җыелышында Татарстан икътисадына кагылышлы шактый мөһим яңалык яңгыраган. Ширкәтнең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов үз вазифасыннан китүе турында хәбәр итте.

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. 67 яшьлек топ-менеджерның вазифасыннан китүе кабул ителгән.

"Минем лаеклы ялга китү карарым - уйланган", - дип белдергән Тәхәветдинов.



"Татнефть" башлыгының китүен гаилә сәбәпләре белән бәйлиләр. "Аның директорлар шурасында калачагы турында килештек", - дип белдергән Миңнеханов.

Тәхәветдинов "Татнефть"не 1999 елдан бирле җитәкли иде.

Күптән түгел ул "Forbes" журналы төзегән иң күп хезмәт хакы алган 25 Русия топ-менеджерлары исемлегенә кергән иде. Узган ел дәвамында ул 10 млн доллар эшләп, исемлекнең 13нче урынына чыкты.

Яңа генераль директор итеп Тәхәветдиновның беренче урынбасары Наил Мәганов билгеләнгән.

1958 елда Әлмәттә туган Мәганов Мәскәү нефтехимия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган. 2013 елдан - "Танеко" ачык акционерлар җәмгыяте директорлар шурасы рәисе.

"Татнефть" - Татарстанның нефть байлыклары белән идарә иткән һәм республика бюджеты белән тыгыз бәйләнештә булган төп ширкәт. Соңгы вакытта интернет-форумнарда аның Роснефть яки Лукойл белән берләшүе турында сүзләр йөри башлаган иде.
XS
SM
MD
LG