Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Казакъстан һәм Дагыстаннан килгән хатын-кыз үтерелгән


Шимбә көнне Мәскәүдә Котловка елгасында башында төрле җәрәхәтләр белән һәм өлешчә шәрә хатын-кыз мәете табылган. Аның судан чыгып торган кулын иртәнге йөгерүгә чыккан бер хатын-кыз күреп полициягә хәбәр иткән.

Тикшерү барышында мәетнең Казакъстаннан 32 яшьлек Б. Наҗапова булуы ачыкланган. Ул Русиягә август азагында килгән һәм вакытлыча Мәскәү өлкәсенең Королево шәһәрендә теркәлгән.

Хәзергә булган мәгълүматларга караганда, җомгадан шимбәгә каршы төндә билгесез кеше Наҗапованың башын ярып аны елгага ташлаган.

Шулай ук Мәскәүнең Көньяк Бутово районында бер йортның подъездында имгәтелгән хатын-кыз мәете табылган. "Аnsar" язуынча, аның бөтен җире пычак белән тишкәләнгән булган. Үтерүче хатын-кызның башын кисә алмаганнар, әмма терсәктән кулларын һәм төздән аяклары чабып төшереп аны мәетнең өстенә куйган. Хатын-кызны үтерүче аның корсагыда тәре рәвешендәге билге калдырган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 27 яшьлек Рабаданова Мәскәүгә Дагыстанның Раздолье авылыннан килгән булган һәм әлеге йортта яшәгән.
XS
SM
MD
LG