Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан адвокаты Жириновскийны мәхкәмәгә шикаять итте


Дагыстан адвокаты Шамил Шәехов Төньяк Кавказ турындагы сүзләре өчен ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийны җавапка тартуны сорап Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Адвокат Кавказ хатын-кызларына икедән дә күбрәк бала табуны тыю турындагы сүзләре өчен Жириновский гафу үтенергә тиеш дип саный. Шулай ук ул депутатның Кавказны тимер чыбык белән уратып алу турындагы сүзләрен мәхкәмә экстремистик һәм сепаратизмга тиң дип табуны таләп итә.

Шикаятьне карау көне әле билгеләнмәгән.

Элегрәк ЛДПР җитәкчесе аның сүзләрен дөрес аңламауларын әйтеп гафу үтенде, әмма Чечня башлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, алар аның гафу үтенүен кабул итмәгән, чөнки ул чын күңелдән булмаган.
XS
SM
MD
LG