Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Фәйзуллин "Ярдәм" мәчетендә иҗат кичәсе үткәрде

26 ноябрьдә Казанның "Ярдәм" мәчет-тернәкләнү үзәгендә күрү мөмкинлеге чикләнгән шәкертләр катнашында Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Халык шагыйре мондый очрашуда беренче тапкыр булуын һәм уңай тәэсир, җылылык, яңа хис-кичерешләр алуын әйтте. Иҗат кичәсендә "Ярдәм" мәчете шәкертләре Равил Фәйзуллинның шигырьләрен укыды, шагыйрь үзе дә хәтерендә булган иҗатын сөйләде.

XS
SM
MD
LG