Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Калеб” проекты шагыйрә Анна Әхмәтованың татар теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим итә


29 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә «Калеб» проекты шагыйрә Анна Әхмәтованың татар теленә тәрҗемә китабын тәкъдим итә.

“Әйе, бар ул кабатланмас сүзләр” исемле кичә танылган рус шагыйренең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән. Оештыручылар сүзләренчә, бу кичәдә Әхмәтованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмаячаксыз, шагыйрь дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачаксыз.
Китап Анна Әхмәтованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән иде.

Шактый четерекле, урау юллар үтеп, аңа быел, ниһаять, дөнья күрү насыйп булды. Күп еллар дәвамында СССРда шигырьләрен бастыру түгел, хәтта кәгазь битенә төшерергә дә шөбһәләнеп яшәгән шагыйрьнең язмыш фалы кабатланды гүя. Әмма китап, күпләрнең тырышлыгы белән, барыбер үзенә юл ярды. Кичәгә килгән тамашачы аның ничек тәрҗемә ителүе, басылуы, бизәлүе хакында җентекләбрәк белә, аннан исә сайланманы фойеда сатып алып та китә алачак.

Әхмәтованың иҗатын тәрҗемә итүдә язучылар Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева катнашты. Шигырьләрне халыкка да нигездә, тәрҗемәчеләр укыячак.
Гомере буена классик музыка сәнгатенә мөккибән булган Анна Андреевнаның иң яраткан композиторлары иҗаты яңгыраячак кичәдә. Болар – Игорь Стравинский, Дмитрий Шостакович, Бах, Моцарт һәм башкалар. Бу уңайдан кичәгә Казан дәүләт консерватория мөгаллиме, пианист Дарья Сосновская (музыкантлар өчен катлауды булып саналган Бахның “Чакона”сын башкара), җырчы Надежда Рузанова, композитор Ләйсән Абдуллина, виолончелист Ильяс Камал да кичәгә җәлеп ителде. “Калеб”нең бу кичәсендә беренче тапкыр Камал театрының олпат һәм яшь артислары да катнашачак. Кичәнең режиссеры Лилия Әхмәтова, сценарий авторы Луиза Янсуар.

“Калеб” проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу.

Бу кичә кысаларында «Калеб»леләр яңа заман татар яшьләрен буыннар, чорлар, әдәбиятлар арасындагы иҗади диалогка да чакыралар. Башка халыклар әдәбиятын үзебезгә якынайту, үз әдәбиятыбызны дөнья аренасына чыгару турында уйланган һәркемне фикер алышырга чакырабыз, ди “Калеб”ны оештыручылар.
XS
SM
MD
LG