Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Казанда тагын бер югары вазифалы полициянең кулга алынуын хәбәр итте. Яңа Савин районында үз машинасында Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы эчке иминлек оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары тоткарланган. Аның наркотик кулланган хәлдә булуы әйтелә. Шулай ук аның белән эчендә наркотик булырга мөмкин маддә табылган.
Полиция хезмәткәренең хезмәт бүлмәсендә гранатага охшаш маддә тапканнар.
Әлеге фактка карата тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган.
Элегрәк комитет Татарстан эчке эшләр министрлыгының наркотикка каршы көрәш идарәсе башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Казан идарәсе башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Казан полиция идарәсе башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдаров һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгының УУР - җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыховка каршы җинаять эше ачты. Алар пәнҗешәмбе кич кулга алынды.
Дүртесенә дә вәкәләтләрен арттыру, зур күләмдә наркотик алу, тоту һәм йөртүдә гаепләүләр белдерелгән, яшәгән урыннарында тентүләр уздырылган.
Татарстандагы бу хезмәткәрләрне Мәскәүдән килгән Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты вәкилләре кулга алды.