Украина президенты Виктор Януковичка Европа Берлеге белән килешүне имзаламаган өчен протест белдерүдән башланган чаралар тора-бара хакимиятне урыныннан алу хәрәкәтенә әверелде.
Мәскәү белән араларын бозарга теләмәгән Янукович җомга көнне Вильнюста Европа Берлеге белән килешү якын арада имзаланачак дип ышандырырга тырышса да, оппозиция аның сүзләрен җитдигә алмады.
1 декабрь якшәмбе көнне Киевта урам җыенына чыгучылар илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үткәрергә таләп итте. Мәйданда "Банду геть!" ("Банданы олактыр!"), "Революция!" ("Инкыйлаб!") дигән шигарләр яңгырады.
Җирле вакыт белән көндезге уникедә Бәйсезлек мәйданында башланган каршылык чарасында илнең төрле төбәкләреннән килгән активистлар, дистәләрчә мең кеше катнашты. Оппозиция катнашучылар саны ярты миллион чамасы дип белдерә. Элекке эчке эшләр министры, хәзер оппозиция җитәкчесе Олег Луценко "Бу инде җыен йә хәрәкәт кенә түгел, бу -- инкыйлаб" диде.
"Трактор һөҗүме"
Протест белдерүчеләрнең бер өлеше янәшәдә урнашкан президент идарәсе бинасына һөҗүм итәргә тырышты. Бинаны саклаган махсус көчләр белән демонстрантлар арасында чуалышлар башланды. Һөҗүмчеләр бина янына трактор куып китерде. Оппозициядәге Удар фиркасе җитәкчесе Виталий Кличко соңрак моны хакимият тарафыннан оештырылган провакация дир атады.
Озак кына барган тартышудан соң Украинаның "Бөркет" атлы махсус көчләре һөҗүмчеләрне күз яше газы һәм җилем таяклар белән куып таратты.
Ул арада оппозициядәге Свобода фиркасе җитәкчесе Олег Тягнибок аның егетләре шәһәр идарәсе бинасын басып алды дип хәбәр итте. Бу хәбәрне соңрак полиция сүзчесе Ольга Билык та раслады.
Төнгә таба протест чарасы Бәйсезлек мәйданында дәвам итте. Анда чыгыш ясаучылар дүшәмбедән илкүләм эш ташлау чаралары башларга өндәде.
2004 елда "Әфлисун инкыйлабы" кичергән мәйданда оппозиция янә чатырлар һәм тимер калканнар кора башлады.
Мәскәү белән араларын бозарга теләмәгән Янукович җомга көнне Вильнюста Европа Берлеге белән килешү якын арада имзаланачак дип ышандырырга тырышса да, оппозиция аның сүзләрен җитдигә алмады.
1 декабрь якшәмбе көнне Киевта урам җыенына чыгучылар илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үткәрергә таләп итте. Мәйданда "Банду геть!" ("Банданы олактыр!"), "Революция!" ("Инкыйлаб!") дигән шигарләр яңгырады.
Җирле вакыт белән көндезге уникедә Бәйсезлек мәйданында башланган каршылык чарасында илнең төрле төбәкләреннән килгән активистлар, дистәләрчә мең кеше катнашты. Оппозиция катнашучылар саны ярты миллион чамасы дип белдерә. Элекке эчке эшләр министры, хәзер оппозиция җитәкчесе Олег Луценко "Бу инде җыен йә хәрәкәт кенә түгел, бу -- инкыйлаб" диде.
Озак кына барган тартышудан соң Украинаның "Бөркет" атлы махсус көчләре һөҗүмчеләрне күз яше газы һәм җилем таяклар белән куып таратты.
Ул арада оппозициядәге Свобода фиркасе җитәкчесе Олег Тягнибок аның егетләре шәһәр идарәсе бинасын басып алды дип хәбәр итте. Бу хәбәрне соңрак полиция сүзчесе Ольга Билык та раслады.
Төнгә таба протест чарасы Бәйсезлек мәйданында дәвам итте. Анда чыгыш ясаучылар дүшәмбедән илкүләм эш ташлау чаралары башларга өндәде.
2004 елда "Әфлисун инкыйлабы" кичергән мәйданда оппозиция янә чатырлар һәм тимер калканнар кора башлады.
Киевта протест чаралары
1/12
Бер төркем демонстрант Бәйсезлек мәйданына таба бара
1 декабрьдә Киевта дистәләрчә мең кеше президент Януковичның Европа Берлеге белән килешү имзаламау карарына протест белдерде.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
2/12

3/12

4/12

5/12

6/12
Милиция хезмәткәрләре көтә
1 декабрьдә Киевта дистәләрчә мең кеше президент Януковичның Европа Берлеге белән килешү имзаламау карарына протест белдерде.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
7/12

8/12

9/12
Радикал яшьләр мэрия бинасына һөҗүм итәргә тырыша
1 декабрьдә Киевта дистәләрчә мең кеше президент Януковичның Европа Берлеге белән килешү имзаламау карарына протест белдерде.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
10/12
Сулдан уңга: оппозиция җитәкчесе Арсений Яценюк, Польша сәясәтчесе Ярослав Качиньский, Удар фиркасе җитәкчесе Виталий Кличко
1 декабрьдә Киевта дистәләрчә мең кеше президент Януковичның Европа Берлеге белән килешү имзаламау карарына протест белдерде.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
11/12

12/12
Президент идарәсе бинасына һөҗүм итүчеләр трактор куып китерде
1 декабрьдә Киевта дистәләрчә мең кеше президент Януковичның Европа Берлеге белән килешү имзаламау карарына протест белдерде.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
Previous slide
Next slide