Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чиркәүләр яну һәм терактларга бәйле мәгълүматлар өчен бер миллион сум вәгъдә ителде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау оешмалары вәкилләре белән киңәшмә уздырды һәм соңгы вакытта республикада чиркәүләр яну очраклары артуга борчылу белдерде. Киңәшмәдә әлеге җинаятьләрне ачуга ярдәм иткән мәгълүмат өчен 1 миллион сум акчалата бүләк вәгъдә ителде.
Шулай ук 17 ноябрь көнне Алексеевски районы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теракт оештырырга тырышучыларга бәйле мәгълүмат өчен дә 1 миллион сум вәгъдә ителде. Билгеле булганча, әлеге районнарда кулдан ясалган шартлаткычлар табылган иде.

Миңнеханов тикшерүне үз контроленә алды.
XS
SM
MD
LG