Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда мәчет ачу тантанасы Корбан бәйрәменә тиң узды


Чуашстанның Кызыл Камыш авылында мәчет ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:27 0:00

Чуашстанның Кызыл Камыш авылында мәчет ачылды

1 декабрьдә Чуашстанның Батыр районы Кызыл Камыш авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачу тантанасында Азатлык хәбәрчесе дә булды. Әлеге чара Корбан бәйрәменә охшаган иде. Яңартылган мәчеттә беренче вәгазьне Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов сөйләде.

Кышның беренче көнендә Чуашстанның Кызыл Камыш авылында төзекләндерелгән мәчет ачу тантанасы бер сулышта өч сәгатьтән артык барды. Безнең өчен ул Корбан гаете бәйрәменә охшаш иде. Йөзгә якын халык җыелган, һәркайсы түбәтәйдән, ыспай киемнән, яше-карты мәчет ачуны күрергә, вәгазь тыңларга, үзләренчә бәйрәм итәргә килгән иде.

Мәчет капкаларына, ишекләренә төсле шарлар да бу чарага бәйрәм төсмере бирде. Монда Кызыл Камышлылардан тыш Чуашстанда яшәүче башка татарлар да булды. Күпчелеге төбәкнең имамнары иде. Тантаналы мәчет ачылышын Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов алып барды. Ул барлык халыкны, килгән кунакларны сәламләп гыйбадәт йортын торгызуда катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.

"Без матур бер мәҗлескә килдек, Аллаһ тәгалә разый булсын. Аллаһының йорты - Бәйтулланың мәҗлесе.

Ят илләрдә, гарәп дәүләтләрендә сугышлар барган вакытта илебез президенты Сүриядә дә тынычлык урнаштырырга тырыша. Сүрия бит - Димәшк. Ул гади генә шәһәр түгел. Димәшк - хәзрәти Гайсә галейхиссаләмнең иңәргә тиеш булган шәһәре. Ахырзаман алдыннан ул шул шәһәргә иңәр диелә. Без мөселманнар да христианнар кебек Гайсә галейхиссаләмнең килүен көтәбез, ышанабыз. Бу шәһәрдә, бу урында сугышларны булдырырга ярамаганга илебез дә тынычлык урнаштыруда хезмәтен куя.

Хәтерлисездер, былтыр Татарстанда да нинди күңелсез хәлләр булды. Әле быел да тагын ничәнче чиркәүне яндырганнар инде. Дошманнар халыклар арасындагы дуслыкны бозарга тели. Без иманлы кешеләр башка диннәрне дә хөрмәт итеп яшибез. Илебездә сигез меңгә якын мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә. Исламны үстерергә булышлыклар булса, безгә үзебезгә мөселманнарга тагын да тырышыбрак яхшы гамәлләр башкарырга кирәк", диде Әлбир Крганов.

Ул Чуашстан татарларының сүздә генә түгел, эш белән дә үрнәк күрсәтүләрен әйтте. Сүз уңаеннан Әлбир хәзрәт Кызыл Камыш мәчетен яңадан төзүне үз өстенә алган эшмәкәр Минхәйдәр Йосыповка изге эштә катнашканы өчен Чуашстан диния нәзарәтенең бүләкләрен тапшырды.

Әлеге тантанада эшкуарлар, имамнар, чит кунакка, мәхәллә кешеләренә дә сүз бирелде. Алар төбәктәге дини тормыштагы уңай үзгәрешләр Әлбир Кргановның тырышлыгы нәтиҗәсе булуны билгеләп үтте. Чуашстан татарлары автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов мондагы татарларның башка төбәкләргә үрнәк булуын әйтте.

"Бу минем фикер генә түгел, Татарстан, Казан фикере, бүген Чуашстан татарлары дөнья, бөтен Русия татарларына уңай мисал булып тора. Шуңа без шатланабыз, сез дә шатланасыз. Инде 20 еллап бергә эшлибез, безгә сезнең белән эшләргә җиңел, чөнки халкыбыз ышанычлы, тотрыклы. Үз көнен үзе күрә белә. Алдагысы көннәргә дә шулай матур гына яшәргә тиешбез", ди Фәрит Гыйбатдинов.

Котлау-чыгышлардан соң яңа мәчеттә өйлә намазы укылды һәм бәйрәмнең азагы йөзләп кеше зәм-зәм сулары эчеп, зур табыннар артында аш-суны авыз итеп тәмамланды. Кемнәр бу чарага килгән, һәркайсына ризык җитәрлек итеп пешерелгән, өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора иде.

Шул рәвешле Чуашстан татарлары кече салада мәчет төзекләндерү вакыйгасын Корбан бәйрәменә тиң бәйрәм ясап үткәрде. Мөфти Әлбир Крганов белдергәнчә, Чуашстанда мәчет-мәдрәсәләрне яңарту, төзү эшләре алга таба да дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG