Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Әхмәтованың татарча тәрҗемә китабы тәкъдим ителде


Анна Әхмәтова китабын тәкъдим итү кичәсендә
Анна Әхмәтова китабын тәкъдим итү кичәсендә

Узган атна Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Анна Әхмәтованың татар теленә тәрҗемә ителгән "Әйе, бар ул кабатланмас сүзләр..." исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичә танылган рус шагыйрәсенең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелде. Тамашачы Әхмәтованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмады, шагыйрә дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашты.

Китап Анна Әхмәтованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән иде. Шактый четерекле, урау юллар үтеп, аңа быел, ниһаять, дөнья күрү насыйп булды. Күп еллар дәвамында Советлар Берлегендә шигырьләрен бастыру түгел, хәтта кәгазь битенә төшерергә дә шөбһәләнеп яшәгән шагыйрәнең язмыш фалы кабатланды гүя. Әмма китап, күпләрнең тырышлыгы белән, барыбер үзенә юл ярды. Кичәгә килгән тамашачы аның ничек тәрҗемә ителүе, басылуы, бизәлүе хакында җентекләбрәк белде, аннан исә сайланманы фойеда сатып алып та китә алды.

Әхмәтова иҗатының һәм шәхесенең чор тавышы гүләп торган "коридорларына" үтеп кергән тәрҗемәчеләр түбәндәгеләр: Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева. Шигырьләрне халыкка, күбрәк, тәрҗемәчеләр укыды. Һәрберсе – татар әдәби-мәдәни мохитендә исемнәре яңгыраш алган, танылган шагыйрьләр. Шагыйрә иҗатын да алар үзләре тойган аһәңдә, үзләре кабул иткән яссылыкта тәкъдим итте.

Гомере буена классик музыка сәнгатенә мөккибән булган Анна Андреевнаның иң яраткан композиторлары иҗаты яңгырады кичәдә.

XS
SM
MD
LG