Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оештыручылар "Татар җыры" фестивалендә Һолливуд вәгъдә итә


"Татар җыры"нда Һолливуд вәгъдә итәләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:52 0:00

"Татар җыры"нда Һолливуд вәгъдә итәләр

2 декабрьдә Казанның "Татар-информ" агентлыгында "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуының шаукымы әле дә дәвам итә. Оештыручыларга журналистлар четерекле сораулар яудырды. Барс Медиа ширкәте үткәргән фестиваль быел купшы тамаша булырга охшаган.

Быел 14нче тапкыр узачак "Татар җыры" фестивален оештыручылар белән журналистлар очрашуы нигездә урыс телендә барды. Өстәл түрендә утыручылардан "Татар җыры"ның оештыру комитеты рәисе Алмаз Миргаязов кына сүз бирүгә татар телендә сөйләде, очрашуны алып баручы Люция Камалова сорагач кына русча аңлатма бирде. Калган мөхтәрәм кунаклар - халык артисты, "Татар җыры"ның режиссеры Илдар Хәйруллин, җырчылар Раяз Фасыйхов белән Хәния Фәрхидән татарча фикерләрне көтеп яки сорап алырга туры килде.

Өстәл түрендә утырган фестивальнең дизайнеры Надежда Әюповадан беркем дә татарча сүз көтмәде, бары сәхнәдә җырчылар чишенеп бетмәсен дигән теләк кенә аңа сорау булып яңгырады. Ул быел да 21 декабрьдә "Пирамида" залында үтәчәк "Татар җыры"нда Һолливуд вәгъдә итте. Узган елларны бу чараны оештыручылар Һолливуд читтә торсын дип әйткәннәр иде инде. Әюпова исә фестиваль җырчылар киемнәре белән Һолливуд йолдызларына якын булачагына ышандырырга тырышты. Ул теккән сәхнә киемнәренең бәясе 60-100 меңнән кыйммәтрәкләре барлыгын да әйтте. Имеш, Әюпова аларның һәркайсын үз куллары белән эшләп утырган, шуңа аларның кыйммәте бик зур.

Артистларга, алып баручыларга йөзәр меңле киемнәр кидертелгәч, журналистларга фестивальнең гомум бюджеты да кызык була башлады, ул 12 миллионга якын икән. Билет бәяләре дүр меңнән башлап тугыз меңгә кадәр. Бу хакта Алмаз Миргаязов әйтте һәм "Татар җыры"ның үзкыйммәтенә, рухи-мәдәни ягына күбрәк игътибар бирергә тырышты.

"Оештыручыларның максаты - татар эстрадасы өлкәсендәге казанышларны югалтмыйча, "Татар җыры" фестиваленә эстрада өлкәсендә иң төп вакыйга буларак карап, аның статусын саклау.

Хәтерем ялгышмаса, бер-ике атна элек үк билетлар сатылып бетте, бу - тамашачы тарафыннан "Татар җыры"на зур кызыксыну барлыгын, популяр булуын күрсәтә", ди Алмаз Миргаязов.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи фикеренчә, фестивальнең билет бәяләре журналистлар әйткәнчә кыйммәт түгел.

"Ике дистә ел эстрадада булуыма. Рус эстрадасын алсак, алар да безнең кебек аренда, чыгымнар түли тик аларның билетлары күпкә кыйммәткә сатыла. Аларны карарга берничә милләт килә. Әмма татар тамашачысы андый бәяләргә әле әзер түгел. Мин 20 кешелек ансамбль тотам, шулар өчен дә акча җитми башлый. Үзебезнең иҗатыбызның бәясен күтәрергә кирәк.

Бер караганда эстрада шул хәтле мәрхәмәтсез урын бит ул. Биш ел балкыйсың да, кызганычка каршы, сүнәсең. Илдар абый Хәйруллин да әйтте: Салават, Айдар, Хәния әле ничектер күп еллар яши бирә", диде Хәния Фәрхи.

Җырчыга "Болгар радиосы" милли музыка премиясе тантанасы турында да сорау бирелде. Оештыручылар бу телевизион бәйгене җырчы һәм авторлар өчен иң гадел бүләкләү дип игълан иткән иде.

"Татар җыры" фестиваленең хаклыгы, гаделлеге турында да күп еллар бәхәсләр бара. Ләкин бу аның сыйфатын гына яхшырта. "Болгар радиосы" премиясен иң гадел бәйге дип әйтү бәхәсле мәсьәлә. Алай берничек тә була алмый ул, һәркем үзенчә гадел", ди Хәния Фәрхи.

Җырчы Раяз Фасыйхов белдергәнчә, "Татар җыры" зуррак киңлекләр ала. Аны бер радионың җыр бәйгесе белән чагыштырып булмый. Һәркайсы үз урынында кирәк, ди ул.

Журналист Данил Сәфәров киләчәктә "Татар җыры" фестиваленә беренче бүлектә үк бик теләп кул чаба алырлык тамашачыны җәлеп итәргә киңәш итте. Ул тугыз меңлек билет алган тамашачы җыр бәйгесенә гади кулланучы, ризык ашаучы кебек түгел, рухи азык эзләүче буларак карасын иде дигән теләк җиткерде.
XS
SM
MD
LG